Татарстанда 8,8 меңгә якын яшүсмер каникул вакытында эш тапкан
28 июльгә мәшгульлек үзәге 8 758 яшүсмерне эшкә урнаштырган.
Татарстан Республикасының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарны җәйге каникул вакытында һәм укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра.
28 июльгә мәшгульлек үзәге 8 758 яшүсмерне эшкә урнаштырган. Балигъ булмаганнар махсус күнекмәләр яки һөнәри белем таләп ителми торган вакансияләргә урнашалар: ярдәмче эшчеләр, хезмәт биналарын җыештыручы, урам себерүче, патриотик юнәлештәге шәһәр чараларында эшләү, авыл хуҗалыгы эшләре һәм мәктәп яны участокларында эшләү.
Риск төркеменә керүче һәм социаль яклауга мохтаҗ яшүсмерләр өстенлекле хокуктан файдалана. Шулай ук эшкә урнашканда махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына аерым игътибар бирелә. Гаиләнең һәр әгъзасы белән индивидуаль эш алып барыла. Балаларның теләкләрен белгәннән соң, мәшгульлек үзәге белгечләре предприятиеләргә хезмәттәшлек турында хатлар юллый.
РФ Хезмәт кодексы нигезендә эш бирүчеләр яшүсмерләргә минималь хезмәт хакыннан да түбәнрәк булмаган хезмәт хакы түләмиләр. Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша эшкә урнашкан балигъ булмаганнарга эшләгән ай өчен 2 650 сум күләмендә финанс ярдәме түләнә.
Агымдагы елда барлыгы 16 меңгә якын яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев