Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Үзәк яңалыклар

Менталь тайпылышлары булган 900 дән артык татарстанлы көндезге төркемнәргә йөри

Бүлекләрнең эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Хәзерге вакытта Татарстанда 48 көндезге бүлек (төркем) эшли. Беренче яртыеллыкта аларга 930 кеше йөрде. 

Мондый бүлекләрдә социаль хезмәтләр интеллекты бозылган, шулай ук аутистик спектры бозылган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга күрсәтелә. Социаль хезмәтләр алучылар өчен көн саен төрле тернәкләндерү һәм танып белү чаралары үткәрелә: спорт ярышлары, квизлар, мастер-класслар, экскурсияләр, сәфәрләр һ. б. Менталь инвалидлыклары булган гражданнар монда эш көннәрендә, көндез йөри ала. Дәресләрнең гомуми дәвамлылыгы — көнгә дүрт сәгатькә кадәр.

Бүлекләрнең (төркемнәрнең) эшчәнлеге менталь тайпылышлары булган кешеләрне социализацияләүгә һәм җәмгыятьтән изоляцияне бетерүгә, социаль-көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Шулай ук инвалидларның ата-аналарының буш вакытлары барлыкка килә, алар аны үзләренә багышлый алалар.

Исегезгә төшерәбез, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 2020 елдан башлап «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ачыла башлады. 2023 елда аларда 1 094 кеше социаль хезмәт алды, 2023 елда — 1 065.

2025 елдан бүлекләр (төркемнәр) эшчәнлеге «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев