Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанның Күпфункцияле үзәкләрендә гражданнарга хезмәт күрсәтүче 1030 тәрәзә эшли

Күпфункцияле үзәктәге һәр тәрәзә ел саен 5 мең кешегә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтә.

Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкләр челтәре гражданнарга хезмәт күрсәтә торган барлыгы 1 030 тәрәзәне үз эченә ала, аларның һәркайсы елына 5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. Бу хакта “Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче Күпфункцияле үзәк” дәүләт бюджет учреждениесе хәбәр итә.

"Бүген Татарстан Республикасында Күпфункцияле үзәкнең офислар челтәре эшли, алар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында, шулай ук халкы 1 меңнән күбрәк булган авыл җирлекләрендә бар", - диелә хәбәрдә.

Күпфункцияле үзәкләр челтәре "Минем документлар" 57 үзәген, хезмәт күрсәтүче өч үзәкне һәм авыл җирлекләрендәге 281 территориаль-аерымланган структур бүлекчәләрне берләштерә.

Бүген шундый бер үзәктә аеруча популяр булган 150 төрдәге дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган хезмәтләрне алып була. Шул исәптән, Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Пенсия фонды, ЗАГС, ЮХИДИ һәм башкалар.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/17/177001/

Фото: Т.Волкова рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпфункцияле үзәк

2
X