Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстанда быел 200 миллион сумга 14 балалар лагере ремонтланган

Республиканың ундүрт шәһәр һәм районындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт үткәрелгән.

Республиканың ундүрт шәһәр һәм районындагы балалар сәламәтләндерү лагерьларына ремонт үткәрелгән.

 2018 елда Татарстанда 14 балалар сәламәтләндерү лагерьлары ремонтланды, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.

“Балалар лагерьлары республиканың 14 шәһәр һәм районында яңартылды – Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә, шулай ук Зәй, Чирмешән, Минзәлә, Нурлат, Әтнә, Алабуга, Буа, Әлки, Азнакай, Питрәч һәм Лаеш районнарында”, – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел балалар сәламәтләндерү лагерьларында алты яңа объект төзелгән, берсе төзекләндерелгән.

Әлеге максатларга барлыгы 200 миллион сум акча бүленгән.

Бүген министрлык 2019-2021 елларга балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, төзү һәм төзекләндерү буенча комплекслы республика программасын эшли.

Моннан тыш, киләсе елдан гомуми кулланыштагы автомобиль юлларыннан балалар һәм яшьләрнең ял һәм сәламәтләндерү учреждениеләренә кадәр юлларны һәм эчке территориядәге юлларны төзү һәм төзекләндерү программасы тормышка ашырыла башлаячак.

2014-2017 елларда Татарстанда балалар сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау программасы буенча 40 лагерь ремонтланган, тугыз лагерь төзелгән һәм дүртесе төзекләндерелгән. Бу эшләргә барлыгы 406,35 миллион сум акча бүленгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/10/176448/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X