Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәгариф учреждениеләренә 57 мәктәп автобусы ачкычлары тапшырды

Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләре вәкилләренә мәктәп автобуслары һәм автомобиль ачкычлары тапшырды.

Татарстанның 44 районына 57 Ford Transit автобусы юл тотачак. Алар укучыларны мәктәп маршрутлары буенча йөртү өчен файдаланылачак. Моннан тыш, ТР Муниципаль берәмлекләр советы республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча иң яхшы муниципалитетлар да транспорт чараларына ия булды.

 «Муниципалитетлар – төбәкнең генә түгел, илнең дә нигезе. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Муниципалитетларга һәрвакытта да мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәбез. Бүген без иң яхшыларны билгеләп үтәбез, аларга 100 автомобиль, шул исәптән шәһәр округлары өчен 93 «Нива», җиде автобус, шулай ук балаларны йөртү өчен мәктәп автобуслары тапшырабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин соңгы елларда республикада «авыл җирлекләренең имиджын формалаштыру өчен күп нәрсә эшләнүен» искәртте.

«Татарстанда Муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан республика бәйгесенә нәтиҗәләр ясау, шулай ук Президентыбыз катнашында муниципалитет башлыклары, мәгариф учреждениеләренә автобус һәм автомобильләр тапшыру күркәм гадәткә әверелде. Бүген авыл мәктәпләре ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылган автобуслар ала», - дип белдерде ул.

Автомобильләр һәм мәктәп автобуслары тапшыру тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Татарстанның мәктәп автобуслары автопаркында 770 транспорт чарасы исәпләнә, соңгы өч елда ул 225 берәмлеккә артты. Шул исәптән 735 автобус 863 мәктәп маршруты буенча 20 мең 928 укучыны йөртә.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/18/177281/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X