Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә Татарстанны тәкъдим итә

«Парковка» спектаклен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды.

Сөмбел Гаффарованың «Парковка» спектакле «Театраль Идел буе» театр фестивалендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бу мәгълүматны региональ оештыру комитеты вәкиле – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Семен Федоров раслады.

«Студентлар спектакле арасыннан «Парковка» сайланды. Ә финалга чыккан балалар спектакльләре бишәү. Аларның кайсы тәкъдим ителәчәк – шушы көннәрдә билгеле була», - диде Семен Федоров.

«Парковка» спектаклен Олег Кинҗәгулов Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының III курс студентлары белән чыгарды. Курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев. Олег Кинҗәгулов үзе дә Фәрит Бикчәнтәев укучысы.

«Спектакльне театр фестиваленә тәкъдим итүдә минем катнашым юк. Без бары тик Камал театрының Кече сәхнәсе өчен спектакль чыгардык. Спектакльнең яңалыгы – аны яшь драматург әсәре буенча яшь артистлар белән яшь режиссерның чыгаруындадыр. Спектакль белән ниндидер яңа сүз әйттек димәс идем. Иң мөһиме – без, бәлки, онытыла башлаган иске хакыйкатьне, Коръән сүзләрен кайтарганбыздыр», - диде режиссер Олег Кинҗәгулов.

«Парковка» спектакленең премьерасы Казанда уздырылган «Nauruz sсhool» халыкара милли театр студияләре фестивале кысаларында булды. Әлеге спектакль белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының театр белгечлеге тәкъдим ителде. Спектакльнең фестиваль тормышының дәвамы буларак, спектакльне чыгарган режиссер һәм яшь артистлар Венгрия театр форумына чакырылган. «Бу форум безгә зур дәрес бирде. Студентлар Чеховның «Чайка» спектаклен куюда катнаштылар», - диде Кинҗәгулов.

Спектакль яшь драматург Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча куелган иде. «Парковка» - «Яңа татар пьесасы» конкурсында җиңгән әсәрләрнең берсе. Камал театры үзенең Кече сәхнәсе өчен өч әсәрне сайлап алды.

«Театраль Идел буе» театр фестивале - Идел буе федераль округының яңа проекты. Фестиваль ике категориядә уздырыла – студентлар театрлары һәм мәктәп театрлары. Фестивальнең финал этабы ноябрьдә булачак.

 Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190586/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X