Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Игорь Бикеев: Татарстан халкы министрлыкларның 2019 елга бурычларын билгели алачак

Республикада дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык билгеләүче һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тотучы проект башланды.

Дәүләт органнарның максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыру проектын тормышка ашыру Татарстан халкына министрлыклар белән идарә итүдә катнашу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, гражданнар ведомстволарның эш юнәлешен, киләсе елга максатларын билгели ала. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында В. Г.Тимирясев исемендәге Казан инновация университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры, Бөтенроссия Халык фронтының Татарстандагы төбәкара штабы җитәкчесе Игорь Бикеев әйтте.

Татарстанда дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык рәвештә формалаштыручы һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тоту буенча пилот проекты эшләнде. Анда республикада яшәүче һәркем катнаша ала.

Республика министрлыкларының һәм ведомстволарының өстенлекле бурычларын татарстанлылар үзләре билгели алачагын, 24 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юлламасында әйтте.

“Бу проектны төп мәгънәсе – киләсе ел өчен министрлыкларның максатларын һәм бурычларын билгеләүдә Татарстан халкын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү. Беренче этапта министрлыклар каршындагы иҗтимагый советлар, ТР Иҗтимагый палатасы раслаган белгечләр эшли. Алар максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрне төзи, соңыннан ведомство каршындагы иҗтимагый советта карала һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә куелачак. Иҗтимагый совет утырышында төп максатлар һәм бурычлар ачыкланачак, алар киләсе елга хакимият органнары өчен өстенлекле булачак. Хәзер без үз тәкъдимнәребезне әзерлибез”, - диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белгеч булган Игорь Бикеев.

Агентлык әңгәмәдәше фикеренчә, тәкъдимнәр халык өчен актуаль һәм аңлаешлы булырга тиеш. Мәсәлән, Мәгариф һәм фән министрлыгы буенча гражданнар өчен балаларның мәктәпкәчә белем белән тәэмин ителү мәсьәләсе булырга мөмкин.

Белем бирүдәге төрле юнәлешләрне карарга мөмкин, дип өстәде Игорь Бикеев. “Җәмгыять өчен кайсы проблема актауль, кешеләр нинди яхшырту өчен беренче чиратта тавыш бирергә тиеш - бу төп сорау. Өстенлекләрне билгеләргә кирәк, гражданнар министрлыклар өчен нәрсәне мөһим дип саный һәм аңа нинди бурычлар куя”, - диде белгеч.

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игорь бикеев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X