Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хезмәтчәннәре сәгатькә карамыйлар (+фото)

Урып-җыюның сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылган контроль группасы белән берлектә "Тукай" агрофирмасында булып кайттык. Авыл хуҗалыгында саллы тәҗрибә туплаган, тынгысыз йөрәкле ветераннар Мияссәр Мансуров белән Равил Нигъмәтҗановларның күз уңаеннан бернәрсә дә читтә калмый. -Идарә бинасы яннарын чүп үләннәреннән чистартыр вакыт җиткән, - дип, килә-килешкә хуҗаларны "чеметеп" алдылар алар. Ә техника эшләгән...

Урып-җыюның сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылган контроль группасы белән берлектә "Тукай" агрофирмасында булып кайттык.
Авыл хуҗалыгында саллы тәҗрибә туплаган, тынгысыз йөрәкле ветераннар Мияссәр Мансуров белән Равил Нигъмәтҗановларның күз уңаеннан бернәрсә дә читтә калмый.
-Идарә бинасы яннарын чүп үләннәреннән чистартыр вакыт җиткән, - дип, килә-килешкә хуҗаларны "чеметеп" алдылар алар.
Ә техника эшләгән басуларны әйләнеп кайткач, "Агрофирмада эш оешкан төстә башланып киткән. Иң мөһиме - кыр корабларын тәҗрибәле комбайнчылар иярли. Эшкә намуслы караш булса, яхшы нәтиҗә үзен озак көттермәс", - дип, уңай бәя бирделәр.
Чыннан да, техника ышанычлы кулларда. Улы Андрей белән эшләүче Николай Арукаевның да 20нче, ә ул иряләгән ДОН-1500 комбайнының 25нче урак сезоны икән бу. Иске комбайны әле сәгать кебек төгәл эшләп тора.
-Кайчандыр кабинасында кондиционер да бар иде. Андый уңайлыклары калмады инде хәзер, шуңа эсселек үзен сиздерә. Әмма түзәбез, - ди Николай.
"Нива"ны иярләүче Артем Ибраһимовка абыйсы Андрей, Илсур Закировка улы Марсель ярдәмгә килгән. Без килгәндә комбайннарның, 50 гектарлы борчак басуын суктырып бетереп, арыш басуына күчәргә җыенган вакытлары иде. Басу чүплерәк булган, шуңа уңышы да уртача 15 центнердан артмас. Кыр кораблары артыннан басуда салам пресслагычлар эшкә керешкән.
-Саламы җыелгач, БДМ белән бер кат эшкәртеп чыгабыз. Бу басуда арыш чәчеләчәк. Быел көзге культураларны 2 мең гектарда чәчүне планлаштырабыз, - диде бер дә иренмичә безне басудан-басуга йөрткән агроном егетебез Радик Кәшәфетдинов.
Берьеллыклардан бушаган басуны эшкәртүче Алмаз Гыйльмуллинның да хәлен белеп килдек. Көнгә 25-30 гектарда эш башкара икән. Ә арыш басуында дүрт "Полесье" ашлык суктыра. Механикалаштырылган отряд җитәкчесе Рафаэль Мөбарәкшин да шунда. Техник хезмәт күрсәтү өчен бөтен кирәкле җиһазларны машинага төяп килгән.
Терлек азыгы хәзерләүдә дә тоткарлык юк, диләр.
-8 мең тонна сенаж салынды. Иң элек Югары Шөн, Битләнгер, Ташлы Елга, Салтык-Ерыклы фермаларын азыклы иттек, хәзер Кәркәүч фермасына күчтек. Көнгә 550 тонна масса салына. Печән дә җитәрлек хәзерләнде. Шәхси хуҗалыкларга 550 тонна өләшенде. Сораучы булса, тагын бирер мөмкинлегебез бар, - ди терлек азыгы хәзерләү буенча җаваплы булган Илнур Хәйдәров.
Басуларда кичке караңгы төшкәнче хәрәкәт туктамый. Авыл хезмәтчәннәре өчен сәгатькә карамыйча эшли торган чак хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk