Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз Сабир Әхтәмов “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә 50 тавыш җыйды

Кукмара районыннан кандидат - Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов рейтингның 37нче баскычында

Бөек Ватан сугышында үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов “Якташың өчен тавыш бир!” акциясендә 50 тавыш җыйды.

Тавыш бирү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru бара.

“Рейтингның беренче баскычында – чаңгычы һәм олимпия чемпионы Федор Симашев. Ул 886 тавыш җыйган. Аннан соң Питрәч районыннан Совет офицеры Петр Гаврилов килә. Ә инде өченче баскычта Казанда туып-үскән җырчы Федор Шаляпин (400 тавыштан артык)”, - дип хәбәр итәләр тавыш бирүне оештыручылар.

Кукмара районыннан кандидант рейтингта 37нче урында. Аны Чирмешән районыннан Советлар Союзы Герое, Совет хәрби эшлеклесе Петр Курасанов уза.

Гомумән, үз кандидатлары өчен 3744 татарстанлы тавыш биргән.

Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин.

Фото Манзарас мәктәбеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk