Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вилдан Закиров исеме Рейхстагка язылган

    Сугыш һәм хезмәт ветераны, күп дәүләт бүләкләре иясе, ТАССРның персональ пенсионеры – районыбыз тарихына зур үсеш керткән шәхес.

    Корыч ничек чыныкты?

    Сугыш һәм хезмәт ветераны, күп дәүләт бүләкләре иясе, ТАССРның персональ пенсионеры Вилдан Закиров – районыбыз тарихына зур үсеш  керткән шәхес. Ул 1906 елда Олыяз авылында һөнәрче гаиләсендә туа. Әтиләре вафат булганнан соң, җиде бала ятим кала, төпчек энеләре Габделхак гаилә башлыгы үлгәннән соң гына туа. 20нче еллардагы ачлык вакытында Вилдан Новгород өлкәсендәге приютка килеп эләгә. Биредә рус телен үзләштерә, активист булып китә. 1924 елда туган авылына әйләнеп кайткач, гаиләне туендыру аның җилкәсенә төшә: егет Китәктә дуңгызлар көтә, итек басарга өйрәнә. НЭП елларында артельләр ачылгач, энекәше Мортаза белән итекчеләр артеленә урнаша. Шунда эшләп, алар азрак аякка баса.

    Аннан – колхозлашу еллары. Вилданны ревкомиссия рәисе һәм техника өчен җаваплы итеп куялар. Техника дигәне – 12 ат, берничә агач тырма, 12 сука... Кул белән чәчәләр, җәен районнан ашлык җилгәргеч бирәләр, колхоз җыйган уңышны да, аерым крестьяннарныкын да – аларны кызыктырып, колхозга кертү өчен – шул җайланма белән эшкәртәләр.

    Вилдан соңрак шоферлар курсында укый, 1939 елда аны солдат хезмәтенә алалар. Егет Совет-фин сугышында, аннан соң Көнбатыш Украинаны һәм Белоруссияне азат итүдә катнаша. Кайткач, колхоздагы бердәнбер машинага утыра. Ә 1942 елда ул яңадан сугышка китә, Ленинград фронтына эләгә, үзенең машинасы белән чолганыштагы шәһәргә кораллар, ризык ташый, балаларны эвакуацияләүдә катнаша. Соңрак эшкә җавапсыз колхозчыларны ачуланганда ул: “Эх, сине бер генә сәгатькә бомбалар яуган, балалар төялгән машиналар боз астына киткән, үзеңнең кайчан шартлаячагыңны да белмәгән урынга җибәрәсе иде, хәзерге көннең кадерен белер идең”, - дип әйтә торган була. Ул Белоруссия фронтында сугыша, каты яралана, госпитальдән соң Кенигсбергны азат итүдә катнаша, Берлинга барып җитә. Җиңү көннәрендә Вилдан Рейхстаг стенасына “Кукмара районы, Олыяз, Закиров Вилдан” дип язып куя. Бердәнбер фотографиясе дә була, әмма соңрак аны Казаннан бер журналист ала да кире кайтармый. Батырлыклары өчен якташыбыз күп медальләр белән бүләкләнә, фронтта КПСС сафларына керә.

    Без тынычта аттан артык эшлибез

    Җиңү елының октябрендә туган якларына әйләнеп кайткан егетне бер айдан соң КПСС райкомы секретаре Морозов чакырып ала һәм Ленин исемендәге хуҗалыкны кабул итеп алырга куша. Егетнең сәламәтлегем начар дип карышуына каршы ул: “Иптәш Закиров, я колхозны аласың, я партбилетыңны өстәлгә куясың”, - дип, кистереп әйтә. Ул чактагы тәртипләр әнә шундый була. Колхоз мөһерен кабул итеп алудан башка чара калмый.

    Хуҗалыкның хәерчелек чигенә җиткән чаклар була бу: нибары 2 дуңгыз, 35 ябык ат, 40 сарык, 20 сыер бар. Атларны өстәмә ашатып, язгы чәчүне башкаларга караганда иртәрәк башкарып чыгуга ирешәләр. Моның өчен райком аларны бер төргәк бумазый тукыма белән бүләкли, аны хезмәт алдынгыларына икешәр метр бүлеп бирәләр.

    1950 елда Югары Казаклардагы “Калинин”, Түбән Казакларның “Ким”, Балыклыдагы “Большевик” колхозларын Ленин исемендәге хуҗалыкка кушалар. Эреләндерелгән колхозда зур төзелешләр башлана: яңа мал тораклары, хуҗалык корылмалары, идарә бинасы, клуб сафка баса. Клубка концерт һәм театр бригадалары килә башлый. Вилдан Закиров үзе дә концертлар карарга ярата. Бөек татар җырчысы Усман Әлмиев  та бирегә берничә тапкыр килә һәм Олыязны, хуҗалык җитәкчесен җылы сүзләр белән искә ала.

    Аннан соң бер-бер артлы кибет, мәктәпкә янкорма, медпункт төзелә, колхоз ярдәме белән хезмәт ияләре дә йорт-җирләрен яңарталар. Ул елларда Олыяз иң бай, яңартылган авылга әверелә. 1951 елда хәтта Бөр елгасын буып, гидростанция дә корып куялар, өйләрдә электр лампалары кабына. Соңрак радиоузел барлыкка килә.

    Ленин исемендәге хуҗалыкта җитештерүнең төрле тармаклары үсеш ала. Бөр елгасы буенда яшелчә үстерелә, урманда 100 оялы умартачылык барлыкка килә, Түбән Казаклар авылы янында 50 гектарлы җиләк-җимеш бакчасында 1978 елгы салкыннарга кадәр мул уңыш җыела. Халыкка хезмәт көненә ашлыктан тыш яшелчә, бал, җиләк-җимеш тә өләшенә.

    Вилдан Закир улына бер урында таптану хас булмый. Аның заманча технология буенча кошчылык фабрикасы төзүгә алынуы да – шуның бер мисалы. Николай Хрущев АКШтан кошчылык фабрикалары өчен ике комплект җиһазлар кайтарта. Шуның берсен Олыязга бирәләр. Аны урнаштыру өчен кызу темплар белән кирпеч бина төзүгә керешәләр. Җиһазларны алып кайталар. Ләкин проектны тормышка ашыру насыйп булмый. Беренчедән, авырып китүе нәтиҗәсендә, рәискә эшен калдырырга туры килә: дүрт ел фронтта булу, каты яралану, иң авыр чорда хуҗалыкны аякка бастыру эзсез генә үтми. Икенчедән, бу проектка берәү дә ышанмый. “Тавык читлектә йомырка саламени?” - дип фикер йөртәләр. Чөнки илдә мондый технологияле бер генә кошчылык  фабрикасы да булмый эле. Эш туктала. Җиһазлары акрынлап таралып бетә, ә бинасы әле дә “Урал” хуҗалыгына ремонт базасы булып хезмәт итә.

    Вилдан Закиров 1971 елда вафат була, Олыязда әнисе Бибигайшә янында җирләнә. Тормыш иптәше Мәлүфә апа белән алар бер бала тәрбияләп үстерә. Кызлары Илһамия дә әтисе юлыннан китә: агрономлыкка укый, колхозда хезмәт куя. Бер оныгы – ветеринария табибы, икенчесе шофер булып эшли.

    1931 елда нигез салынган, үсешенә Вилдан Закиров зур өлеш керткән күмәк хуҗалык бүген “Урал” исемен йөртә, һәм ул Татарстанда гына түгел, ә Россия күләмендә иң яхшылардан санала.


    Зиннур ЗАКИРОВ

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: