Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Сабир Әхтәмов “100 яхшы татарстанлы” өчен тавыш бирүдә 268 тавыш җыйды

Кукмара районыннан кандидат рейтингның 23нче баскычына төште

Бөек Ватан сугышында үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов танылган татарстанлылар өчен тавыш бирүдә 268 тавыш туплады.

Тавыш бирү ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган сайтта 100.tatarstan.ru бара.

“Рейтингның беренче баскычына Саба районыннан чаңгычы, биатлончы Рушан Миңнегулов күтәрелде. Аның 2784 тавыш. Алга таба Алексеевск районыннан химик Александр Арбузов килә. Өченче баскычта – Питрәч районыннан Совет офицеры Петр Гаврилов”, - дип хәбәр итәләр тавыш бирүне оештыручылар.

Кукмара районыннан кандидат рейтингның 23нче баскычына төште. Аны Менделеевсктан снайпер Анатолий Чехов уза.
Гомумән алганда, 17056 татарстанлы үзенең кандидатлары өчен тавыш биргән.

Дуслар, активрак булсак иде. Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm?action=confirm&id=4220129&template_id=1228 сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk