Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Рәхмәт сиңа, әни!

    Мәфтуха әбиемнең биш баласына ашатырлык ризыкны кеше чүплекләреннән актарып, хәллерәк кешеләргә тегү тегеп, ялланып эшләп тапканын әнием гыйбрәт итеп хәзер оныкларына сөйли.

    Истәлек альбомнарын карап утырырга яратам. Ничә генә актарсам да, кабат-кабат бер сурәтне карыйм. Янил авылының балалар бакчасында сугыштан соң төшерелгән бу фотоның беренче рәтендә әнием утыра. Өстендә бик сәләмә кышкы кием, кулында зур, тишек йон бияләй. Бияләй ике кулга берәү генә. Шушы рәсем биш балалы ятим гаиләнең сугыштан соңгы аяныч хәлен сөйли. Зәмһәрир салкында ике кулына бер бияләй, яланаякка тишек итек киеп, кышкы сукмактан карга бата-чума атлаган сабый кыз бала күз алдыма килә.

    Мәфтуха әбиемнең биш баласына ашатырлык ризыкны кеше чүплекләреннән актарып, хәллерәк кешеләргә тегү тегеп, ялланып эшләп тапканын әнием гыйбрәт итеп хәзер оныкларына сөйли. Үзе теләп фронтка киткән коммунист бабам – авыл советы рәисе Шәрәф Хисмәтов, кызылармеец гаиләсен какмаслар, дип нык ышанган булса да, алай булып чыкмый шул. Үзе китүгә, гаиләсен биш баласы белән урамга куып чыгаралар. Кеше мунчаларында көн иткән ятимнәргә бик авыр була. 

    Фаил абыебызның истәлекләрендә шундый юллар бар иде: “Абый белән икебезгә бер кием тишек итек, бер көнне мин киеп барам, икенче көнне – абый. Ә мәктәпкә барасы килә. Итек булмаган көнне яланаяк кар өстеннән йөгерәм, кызарган тәпиләремне бишмәт чабуына төреп утырам да дәрес тыңлыйм. Кайтканда йөгереп кайтып, мич башына менеп утырам”. Олыларына булмаган ризык, кием кечеләренә дә юк бит инде. Әбиебез әнием белән энесе Маратны: “Ашарыгызга юк, ичмасам, кояш җылысында утырыгыз”, - ди дә иске юрганга төреп, нигезгә терәп утыртып куя. “Бу балалар үләрләр инде”, - дип, ике кешенең безне жәлләп сөйләшеп узганын хәтерлим, ди әни. 

    Аты таллыгыннан җыеп кайткан чыбык-чабыкны яга алар. Зирек чыбыклары чи булса да, әйбәт яна икән, әби зирек җыярга куша. Башкорт ягыннан килгән әбиебез урман җирендә үскәнгә күрә, һәр яфрак, һәр тамырның сихәтен белә, шулардан чәй кайната. Ягарга тәмам беткәч, иске балта белән чикләвек куакларының бозланган төбен актара. Аны актарып алырга нинди көч кирәк булган бит! Балаларын ачлыктан саклау инстинкты ниндидер куәт биргәндер бу бәләкәй карчыкка. Янил болыныннан җыйган сыер тизәге дә ягарга ярап куя, тик ул да бар кешегә җитми. Абыйлары басудан җыеп кайтырга тиешле өшегән бәрәңгене дә авылның бар ятиме җыя. 

    Сугыш бетеп, авылга солдатлар кайта башлагач, әбием мич аралыгына кереп, тәгәри-тәгәри үксеп елый. Дүрт малайны, бер кызны исән калдырган әбинең дә, шушы ятимнәрнең дә күргәннәрен яза башласаң – үзе бер роман булыр иде. Явыз күңелле кешеләрнең “хәерче” дип типкәләүләре дә, башбаштак түрәләрнең залимлекләре дә кино төшерерлек. Заем акчасы түләмәгән өчен, чанага гәүдәсеннән бәйләп салып, әбиебезне бер көн сарайда ябып тоталар. Ул да акырып елый, тәрәзәдән карап калган биш бала да үкси. Батыр йөрәкле булгандыр инде, Нәзифә исемле апа гына әбине яклап чыга. 

    Бүген әниебез үзләрен ачлыктан алып калырдай һөнәргә өйрәткән, инде бакыйлыкка күчкән авылдашларына, Янил базарына куна килгән, йоклатып чыгарган өчен бер стакан орлык биргән күрше авыл кешеләренә дога кыла. “Лельвиждан Мария апа мунчаладан чыпта сугарга өйрәтте, станогын да бирде. Чыпта суккан акчага орлык булса да алып ашадык, мин аларга үлгәнче рәхмәтле”, - дип искә ала ул.

    Нинди генә авырлыклар күрсә дә, халык бәйрәм дә уздырган, җырлаган да, биегән дә. Алтынчы сыйныфта укыганда әни үзенең җырлый белүен ачыклый. Ул “Халисә” җырын башкара. Халык сорап кул чапкач, аптырап кала. “Шуннан соңгы бәйрәмнәрдә, бер бушанып елар өчен, “Әниемә хат” җырын җырлаталар иде”, - ди. Унынчыны тәмамлап Арча педучилищесына кергәндә, коридорларны яңгыратып, “Туган ил турында җыр”ны җырлый ул. Аннан соң өч ел уку дәверендә бик күп тантаналарда оркестрга кушылып башкара. ТАССР күләмендә җиңү дә яулый, ә иң мөһиме – әле тамагы ипигә туймаган кызга концертларда катнашып, шул акчаларга кием-салым, ризык юнәтергә җай чыга. Төркем җитәкчесе, тарихчы Әүхәди Һидият улы “училище сандугачы” булган кызны ач итмәскә тырыша. Училищены мәктәп формасы белән тәмамлап чыгалар. 

    Ул вакыттагы мәгариф идарәсе җитәкчесе Павел Башаевтан алган юллама белән әнием Чишмәбаш авылына җибәрелә. Язмышына язылганы – без дөньяга киләсенә сәбәп шушында була. 1961 елның 15 августында эшкә килеп, иске мәчет бинасында икенче сыйныфны кабул итә ул. Егерме биш баланы икенче сменада укыта башлый. Өч ел хәрби хезмәтен Эстониянең Тарту шәһәрендә уздырып кайтып, шофер булып эшләүче әтиебез Сабирҗан белән гаилә коралар. Шулай ук сугыш ятимнәрен аякка бастырган Закирә әбиебез белән озак еллар тату яшәп, гомере буе авыл мәгърифәтенә хезмәт итә ул. Әнинең шәкертләре туган авылыбыз тулы, инде хәзер үзләре дә – әби-бабайлар. Безнең язмыш бәхетле язмыш булды. Ике энемнең һәм минем өлкәнәеп килгән көннәребездә дә “әни” дип дәшәсе кешебез исән-сау, Аллаһка шөкер. 

    Тугыз оныгына, алты оныкчыгына яраткан әбиләре булган әниебез, мәгариф отличнигы һәм хезмәт ветераны Марзыя Шәрәповага 1 мартта сиксән яшь тула. Иң рәхимсез чорның авырлыкларын узсалар да, күңелләре чиста калган ак әбиләребез рәтендә Коръән аятьләре укучы әниебезнең хәер-фатыйхасы – безнең өчен әйтеп бетермәслек зур байлык. Күпләр кызыгырлык, сокланырлык байлык! Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан шушы язмам белән кадерле әниемә дә, башка бик күп сугыш ятимнәренә дә ихтирамыбызны белдерәсем килде. Тыңлаганда да тетрәндерә торган ул афәтләр кешелеккә башка килмәсен иде. Хәтер сандыкларында аяныч истәлекләр саклаган өлкәннәребез үз түрләрендә иң кадерле, хөрмәтле кешеләр булып яшәсеннәр иде. Әниебезгә дә, исән-сау булган чордашларына да алга таба сәламәтлек һәм хәерле гомер телибез. Безне хәер-догаңнан калдырмыйча, кешеләргә изге теләктә булганың, тырышлыгың, олы хезмәтең өчен рәхмәт сиңа, әни!

    Рәмзия ХӨСӘЕНОВА, 
    Зур Сәрдек

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: