Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Райондашлар, якташыбыз Сабир Әхтәмов өчен тавыш бирик!

    Кукмара районын Бөек Ватан сугышында үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов тәкъдим итә.

    ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган  100.tatarstan.ru сайтында республиканың күренекле эшлеклеләре, шәхесләре өчен тавыш бирү бара. Исемлектә 45 кандидат: үзләренең эш-гамәлләре, җиңү һәм казанышлары белән кече Ватаннарын, Татарстанны таныткан кешеләр, шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкант һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

    Кукмара районыннан Бөек Ватан сугышында үзен танкларга каршы корал белән бик оста атучы итеп күрсәткән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов (1926-2014) тәкъдим ителгән. Якташыбыз өчен тавышны сайтта http://100.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1668914.htm сылтамасы аша кереп бирергә мөмкин.

    Сабир Әхтәмҗан улы Әхтәмов 1926 елның 15 июнендә Югары Өскебаш авылында туа. Гаиләдәге җиде бала (биш кыз, ике малай) арасында ул – иң өлкәне. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1941-1943 елларда туган авылында Ворошилов исемендәге колхозда тимерче булып эшли. Шул чорда яшүсмер егет үзен бары тик яхшы яктан гына таныта: колхозда да, йортта да төп таяныч була. Үз авыллары янәшәсендәге басуга төшәргә мәҗбүр булган самолетка беренче ашыгыч ярдәмне дә күрсәткәч (ул аның ярылган бензин багын яхшылап ямап бирә), абруе тагын да үсеп китә. Рәхмәт йөзеннән очучы аны, үз очкычына утыртып, Өскебаш тирәли әйләндерә. Биеклектән башы әйләнсә дә, уңышлардан башы әйләнми егетнең, тимерче алачыгын гөрләтеп, ут уйнатып эшләвен дәвам итә.

     

    Фронттан әтисенең үлем хәбәре килгәч, тимерче инструментын танкка каршы ата торган мылтыкка алыштыра ул. Зиһенле, үткер күзле егет бераздан 2нче гвардияче танк корпусының 4нче гвардияче мотоукчылар бригадасында иң оста бронебойщикларның берсенә әверелә. 3нче Белоруссия фронтына караган әлеге бригада составында Сабир Әхтәмов Смоленскидан Кенигсбергка кадәр данлы сугышчан юл үтә. Белоруссияне, Балтыйк буе республикаларын азат иткәндә һәм Көнчыгыш Пруссия өчен барган сугышларда зур кыюлык, батырлык үрнәкләре күрсәтә. Белоруссиядә “Багратион” операциясе вакытында ул, мәсәлән, төз атып, дошманның бер танкын һәм үзйөрешле орудиесен сафтан чыгара. Шуның өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Көнчыгыш Пруссиядәге фашистлар группировкасын тар-мар иткәндә, үзенең исемен мәңгелек данга күмә. Яшь бронебойщикка “Советлар Союзы Герое” дигән мактаулы исем бирелә.

    1945 елның гыйнварында якташыбыз Көнчыгыш Пруссиядәге бер һөҗүм вакытында, күпкатлы йортның чарлагыннан атып, дошманның ике “Пантера”сын да яндыра. Шулар өчен аңа Сугышчан Кызыл Байрак ордены бирелә.
    Сабир Әхтәмов 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә үткәрелгән тарихи Җиңү парадында катнаша. Парадта катнашучыларның Кремльдәге кабул итү мәҗлесендә булу бәхете дә елмая аңа.

    Сугыштан соң кичке урта мәктәпне тәмамлый, Ленинград шәһәрендә офицерлар әзерләү курсында укый, хәрби частьларның берсендә подразделение командирының сәяси эшләр буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Аннары Мәскәүдә хәрби институт тәмамлап, Эчке эшләр министрлыгы хәрби частьларында хезмәт итә, атказанган хезмәткәр исеменә лаек була, полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 

    Туган ягында легендар шәхес Сабир ага Әхтәмовка мәһабәт бюст куелды, документаль фильм эшләнде, Манзарас урта мәктәбенә аның исеме бирелде.

    фото: archive.gov.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: