Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Идрис бабай оныклары

    Әсма, Хәят апалар - филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның әтисенең бертуган кыз туганнары, Идрис бабай оныклары.

    Әнием ягыннан апабыз Әсма (Әсмабикә) Сәмигуллина - күркәм эшләре, яшәеше белән киләчәк буыннарга якты эз калдырган кеше. Ул 1922 елда Арпаяз авылында дөньяга килә. Аның беренче укытучысы Хәким абый турында мондый истәлекләре бар: “Хәким абый шул заманның иң яхшы тәрбияче-педагогы булды. Ул безгә белем генә биреп калмады, ә чын кеше итеп тәрбияләде. Дүртенче сыйныфка җиткәч, һәрберебезне авылда чисталык тикшереп торырга беркетте. Без идәннәр юылганмы, каралты-кура чистамы, трахома белән авыручы юкмы – шуны тикшердек. Укытучы кушуы буенча килгәнгә, йортлардан беркем дә куып чыгармады, авыр сүз әйтмәде. Шулай ук ул безне яшь балалы хатыннарга да беркетте. Кичләрен барып, аларны укырга-язарга өйрәттек. Ә авылдагы башка ир-ат, хатын-кызларны ул үзе мәктәпкә җыеп укытты. Җәй көне мәктәп бакчасында һәр балага түтәлләр бүлеп бирде. Анда төрле яшелчәләр үстердек. Хәким абый язын кәбестәләрне авыл кешеләренә саттырды. Клубта “Галиябану”, “Карурман”ны җырлап җибәрсә, халык тынсыз кала иде. Кызганыч, 1940 елларда ул репрессия корбаны булды”.

    Арпаяздан сигез малай һәм дүрт кыз 1937 елда Пычак җидееллык мәктәбен тәмамлыйлар. Сыйныф җитәкчесе Гөлсем Хөсәенова Әсма апаны Арча педагогия училищесына укырга җибәрә.

    1939 ел – Фин сугышы башлана. III курстан 52 студентны сайлап, республика мәктәпләренә эшкә җибәрәләр. Әсма апа Иске Йорт мәктәбендә укыта башлый. Аннан соң Адай, Пычак, Кукмара 1нче мәктәпләрендә балаларга белем һәм тәрбия бирә.

    1946 елда аны Казанга Югары партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ә 1947 елдан ул Кукмарада райкомда эшли башлый. Бүлек мөдире вазыйфасын алып барганда, өстәмә рәвештә баш литератор эшен дә йөклиләр. Ул район газетасында басылырга, радиодан сөйләнергә тиешле текстларны укып, тикшереп, рөхсәт биреп, соңгы кеше итеп кул куярга тиеш була.

    Әсма апа пенсиягә чыкканчы, Кукмарада балалар бакчасы мөдире булып эшләде. 1970 еллар... Әле дә исемдә: кече улының туган көненә авылдагы барлык туганнарның балаларын кунакка чакырды. Ул вакытта алар Комаровлар йортында яшиләр иде. Залда зур пианино. Әсма апа безгә үзе пианинода уйнап, җырлап күрсәтте. Гади авыл кызының талантын барыбыз да шаккатып карап тордык. Ул безгә уеннар да оештырды, туган көн бик күңелле үтте.

    Кызы Кәүсәрия дә, әнисе юлыннан китеп, Кукмара 4нче мәктәбендә директор урынбасары булып эшләде. Мәгариф отличнигы иде.

    Әсма апа зыялы, көчле рухлы, туры сүзле, гадел, һәр эшне тиешенчә ахырына җиткерә торган кеше иде. Аның хезмәте Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Бөек Җиңүнең юбилей медальләре, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен, В.И.Ленинның тууына 100 ел уңаеннан медальләре белән бүләкләнә.
    Апабызның бертуган Хәят апасы турында да язып үтмичә булмый. Колхозлар оеша башлагач, “8 Март” (Арпаяз авылы) колхозы Хәят апаны Казанга укырга җибәрә. Бер елдан кайтып, ул авылда ясле-бакча ача. 1933 елда аны авылга колхоз рәисе итеп куялар. Аннан соң Туембаш, Кызыл Октябрь, Адай авылларында колхоз җитәкчесе, Кәркәүчтә сельпо рәисе булып эшли.

    Әсма, Хәят апалар - филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның әтисенең бертуган кыз туганнары, Идрис бабай оныклары. Өйләре түбән очта, алардан соң анда Сәхибҗамал апалар яшәде.

    Гүзәлия НУРГАЯНОВА

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: