Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Газетабыз битләрендә - тарих үзе

    ТАССРның 60 еллыгы билгеләп үтелгән 1980 елда район газетасы ниләр турында язган?

    Осталыкка имтихан

    Ул көнне киез итек фабрикасының йон тетү цехы, чын мәгънәсендә, көрәш мәйданына әверелде. Биредә Мәскәү, Казан, Ярославль, Томск, Новосибирск, Горький һәм башка шәһәрләрдәге киез итек фабрикаларының йон тетү машиналары операторлары җитезлеккә, сыйфатлы эшләүгә үзара көч сынаштылар. Конкурсның шарты буенча һәр оператор бер сәгать эшләп күрсәтергә тиеш. Шушы вакыт эчендә кимендә 14 пар конус эшләп чыгару шарт. Норманы арттырып үтәгән һәм эшне сыйфатлы итеп башкарган өчен баллар саны өстәлә.

    Безнең фабрикадан Люция Рәхмәтуллина барлыгы 109,9 балл җыеп, конкурста җиңүче исемен яулады һәм 100 сумлык беренче премиягә лаек булды. Икенче урынны яулаучы өч операторга – 75шәр, өченче урын өчен 50шәр сум премия бирелде.

    Г.КАМАЛЕТДИНОВ, 24 июль

    Юбилей белән котлыйбыз

    Иртәгә районыбыз оештырылуга 50 ел була. Районыбыз хезмәт ияләре бу юбилейга һәр өлкәдә күркәм хезмәт уңышлары белән киләләр. Алар КПССның ХХVIнчы съездын лаеклы каршылау өчен көрәшәләр, сөекле Ватаныбыз тагын да гүзәл, матур булсын өчен барысын да эшләячәкләрен белдерәләр.

    9 август

    Гөмбә җыялар

    Соңгы вакытта Лубян поселогы янәшәсендәге урманнарда гөмбә җыючы кешеләрне күпләп очратырга мөмкин. Кукмара хәзерләүләр конторасы һәм Лубян ОРСы җыелган гөмбәләрне эшкәртү өчен 8 урында махсус пунктлар оештырды. Пункт мөдирләре Хәбибулла Вәлиуллин, Игорь Богомолов, Камил Кәримов һәм башкалар көн саен диярлек йөзләрчә килограмм гөмбә кабул итәләр. Нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә 40 тоннадан артык гөмбә хәзерләнде инде.

    Ш.ГАЛИУЛЛИН, хәбәрче, 12 август

    Юлбашчыга һәйкәл ачылды

    В.И.Ленинның тууына 110 ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә район үзәгендә юлбашчының һәйкәленә нигез салынган иде. Һәм менә узган шимбәдә поселок хезмәт ияләре КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитеты каршындагы мәйданга шушы һәйкәлне ачу тантанасына  җыелдылар.

    Кешеләр бәйрәмчә киенгән. Күбесенең кулында чәчәкләр. Митингны кыскача кереш сүз белән район Советы башкарма комитеты председателе З.Сәйфетдинов ачты. Ул һәйкәлне ачуны КПСС райкомының беренче секретаре А.Булатовка тапшыра. Монументны каплаган япма әкрен генә шуып төшә. Мәйдан уртасында В.И.Ленинның мәһабәт бронза сыны калкып чыга. Әнә ул, гадәте буенча, ике кулын күкрәгенә куйган да яңа гына залга кергәндәй басып тора. Менә-менә эш урынына утырыр да көндәлек киеренке эшкә – ил алдында торган катлаулы, мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә тотыныр кебек тоела...

    19 август

    Һәр семьяга – газета-журнал!

    Шушы елның беренче сентябреннән 1981 ел өчен газета-журналларга язылу башланды. Бу – зур, мөһим политик кампания.

    «Союзпечать»ның район агентлыгы һәм элемтә работниклары халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен көрәштә күркәм уңышларга ирешәләр. Матбугат тарату буенча узган елгы эш йомгаклары моны ачык күрсәтә. Зур Сәрдек, Түбән Үрәс, Зур Кукмара элемтә бүлекчәләрендә вакытлы матбугатка язылу аеруча оешкан төстә үтте. «Коммунизмга», «Интернационал», ХХI партсъезд исемендәге колхозларда, мәсәлән, һәр мең кешегә 1000 данәдән артык газета-журнал таратылды. Мәчкәрә, Ядегәр, Кәркәвеч, Янил һәм башка байтак кына элемтә бүлекчәләрендә дә подписка уңышлы үтте.

    Үткән елдагыча, киез итек, 6нчы тегү, 9нчы мех фабрикаларында, район үзәк больницасында һәм ПМК-90да 1981 ел өчен газета-журналларга язылу бердәм төстә башланып китте. Киез итек фабрикасында, мәсәлән, подписка үткәрү мәсьәләсе партбюро утырышына куеп тикшерелде.

    Л.РОДЫГИНА, «Союзпечать»ның район агентлыгы хезмәткәре

    Биш айда – культура йорты

    Колхоз үзәгендә заман таләпләренә җавап бирерлек клуб булмау авыл халкы арасында культура-тәрбия эшен җайга салуга җитди комачаулык тудыра иде. Шуны исәпкә алып һәм сайлаучыларның без – депутатларга биргән наказларын үтәү йөзеннән, быел Чарлы авылында культура йорты җиткерү турында колхоз правлениесендә карар кабул ителде. Озакка сузмыйча, төзү эшләренә дә керешелде. Өч ай дигәндә кызыл кирпечтән эшләнгән мәһабәт бина калкып чыкты. Аны М.Госамов җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы эшли. Бинаның 180 урынга исәпләнгән тамаша залы, фойесы һәм китапханә, бильярд уйнау, үзешчән артистлар өчен киенү-ясану бүлмәләре булачак. Әле июнь аенда гына төзелә башлаган бу бинаны эчтән җиһазлау буенча да күп эш башкарылды. Төзүчеләр аны октябрь бәйрәменә өлгертергә исәп тоталар.

    Р.РӘҮФОВ, «Новая жизнь» колхозы председателе, 30 сентябрь

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: