Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Газетабыз битләрендә - тарих үзе

    ТАССРның 50 еллыгы билгеләп үтелгән 1970 елда район газетасы ниләр турында язган – шуны барлауны дәвам итәбез.

    Коммунистик хезмәт тантанасы

    11 апрельдә районыбызның хезмәт ияләре тантаналы төстә коммунистик Ленин өмәсенә чыктылар. Якынча мәгълүматларга караганда, район буенча шимбә көнне 23 мең кеше эшләде. Колхозчылар, эшчеләр үзләренең хезмәт урыннарында хезмәт куйды. Хезмәткәрләр, укучылар, пенсионерлар урамнарны, ишегалларын, бакчаларны җыештырды.

    Өмә көнне күп коллективлар  экономияләнгән материаллар белән эшләделәр һәм югары сыйфатлы продукция җитештерделәр. Киез итек фабрикасы коллективы өмәдә 4 мең пар аяк киеме хәзерләп чыгарды. Тегү фабрикасында – 87500, мех фабрикасында 33800 сумлык продукция җитештерелде. Ә авылларда өмәдә 7 меңнән күбрәк кеше катнашты.

    14 апрель

    Ленин юлы буйлап

    Бөек Октябрьгә кадәр авылыбыз кешеләре туры һәм кыек мәгънәдә караңгылыкта яшәделәр. Салам түбәле йортлар, наданлык, чирләр...
    Совет власте елларында Мәчкәрәнең йөзе нык үзгәрде, халкының культура дәрәҗәсе танымаслык булып күтәрелде. Кешеләр җитешле тормышта яши башладылар. Калай, шифер түбәле йортлар төзелде, өйләрдә – радио, электр, газета-журналлар.

    Авылда урта һәм сигезьеллык мәктәпләр бар. Аларда 325 бала белем ала. Күпләр институтларда, техникумнарда укый. Мәчкәрәлеләрнең үз клублары, медпунктлары да бар. Әйе, авылыбыз Ленин сызган юлдан якты киләчәккә – коммунизмга бара.

    Р.ГАБДРАХМАНОВ, 22 апрель

    Район үзәгенең хезмәт ияләре соравы буенча

    Кукмара халкының теләген исәпкә алып, Кукмара райсоветы башкарма комитеты Октябрьнең 40 еллыгы урамының исемен Ворошилов исеменә үзгәртергә карар бирде.

    28 апрель

    Җавапсызлык нәтиҗәсе

    “Таң” колхозының беренче бригадасында тынлык. Күрше колхозлар чәчү эшләрен төгәлләделәр, инде тулы куәтенә бәрәңге утырту эшләре бара. Ә Шәриповның бригадасында әле туфрак әзерләүгә дә керешмәделәр. Утырту бәрәңгесе турында бригадир “оныткан”.

    Бәрәңгесаклагычны башкалар “икенче икмәк”не утыртуга керешкәч кенә ачканнар. Орлыклык материалның күп өлеше бозылган: 7 центнеры өшегән, чергәннәре дә күп.

    Бригадирның җавапсызлыгы менә нәрсәгә китергән. Бу мәсьәлә шушы көннәрдә район халык контроле комитеты утырышында тикшерелде. Колхозга килгән зыянны бригадирдан түләттерү турында карар чыгарылды. Аның ике атналык хезмәт хакы колхоз кассасына кертеләчәк.

    16 май

    Торак төзелешенә – зур игътибар

    Районыбызның промышленность тармагы елдан-ел үсә бара. Шуңа бәйле рәвештә торак төзелешен дә киңәйтү бурычы тора. Ләкин бу өлкәдә барысы да канәгатьләнерлек түгел әле. Мәсәлән, узган ел итек фабрикасы нибары   өчфатирлы бер йорт төзеде. Тегү һәм мех фабрикаларында да эш шуннан артык түгел. Соңгы өч елда сөт-май комбинаты, район элемтә узелы, көнкүреш хезмәте комбинаты һәм башка кайбер предприятиеләр бер йорт та төземәделәр.

    КПСС райкомы, район Советы башкарма комитеты торак төзелеше турында карар кабул итте. Аның нигезендә итек фабрикасы быел – унике фатирлы бер йорт, 100 урынлы тулай торак, мех фабрикасы сигез фатирлы бер йорт, 150 урынлы тулай торак төзергә һәм файдалануга тапшырырга тиеш. “Сельхозтехника”, кирпеч заводы һәм башка предприятиеләрдә дә торак төзелеше буенча зур эшләр планлаштырыла. ПМК-90 төзүчеләре 70 фатирлы йорт фундаментын салачаклар. 1970-1971 елларда тегү фабрикасы эшчеләре өчен дә 100әр урынлы ике тулай торак һәм 16 фатирлы ике кооператив йорт төзү каралган. Промкомбинат, СМУ, металл савыт-сабалар заводы, элеватор, элемтә узелы, көнкүреш хезмәте комбинаты, “Заготскот” конторасы, сөт-май комбинаты да ике фатирлы берәр йорт төзергә бурычлы.

    Н.БЕЛЯНИН, райсовет башкарма
    комитеты рәисе урынбасары, 26 май

    Сатып алучыларның ихтыяҗы канәгатьләндерелми

    Соңгы вакытта Кәркәвеч авылы кешеләре тоз белән керосинны күрше Вятка Аланыннан алып кайтырга мәҗбүр. Кибеттә прәннек һәм печеньелар да юк. Аларны Кукмара азык комбинатыннан җитәрлек итеп алып кайтырга мөмкиндер бит. Шулай ук трикотаж киемнәргә һәм ирләр чалбарларына да кытлык. Ә кайбер товарлар кирәгеннән артык. Бигрәк тә тукымалар күп. Кайберләре инде кибет киштәләрендә ун ел ята. Түбән Өскебаш сельпосы хезмәткәрләре халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итсеннәр иде.

    Г.РӘХИМОВ, 26 май

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: