Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Габделхәй хәзрәт Гомәров: “Йә Раббым, безгә ипи бир”

    Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу үзенә күрә бер тарих дәресен хәтерләтә. Китап битләренә сыймаган күпме хатирә, күпме мәгълүмат бит аларда. Язмам героен да тормыш җилкәсеннән сыйпап кына тормый, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, югалтулар белән сыный.

    Туембаш авылына юл тоттык. Кышкы табигать кочагында авыл оста рәссам ясаган картиналарны хәтерләтә: купшы, матур, төзек йортлар ак кар өемнәренә чумып утыра. Менә кайда икән бит кыш, дип уйлап куйдым. Безне авылның аксакалы, районыбызның яшьтәше, җыйнак гәүдәле Габделхәй хәзрәт Гомәров каршы алды.

    Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашу үзенә күрә бер тарих дәресен хәтерләтә. Китап битләренә сыймаган күпме хатирә, күпме мәгълүмат бит аларда. Язмам героен да тормыш җилкәсеннән сыйпап кына тормый, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, югалтулар белән сыный.

    Габделхәй абыйның үзе турында сөйләгәнче, аның нәсел-нәсәбенә тукталасы килә. Әтисе Муллагомәр егерме бер балалы (егермесе – малай, берсе – кыз) ишле гаиләдә дөньяга килә. Ә бабасы Мөхәммәтзариф авылның нык, бай тормышлы сәүдәгәре була. Балаларын да хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбияли. Гомәр авылда кибет тота, кеше яллап итек бастыра. Әмма революция җилләре бу авылны да читләтеп үтми: Мөхәммәтзарифның гаиләсен Себергә озатырга дигән хәбәр килеп ирешә. Шул вакытта әтиләре кечкенә балалары белән Киров өлкәсенең Малмыж өязенә караган Пьяный дигән мари авылына күченәләр. Ә буй җиткән, тормыш корган уллары, үз гаиләләрен алып, читкә чыгып китә, шулар арасында Гомәр дә була. Ул йорт-җирен, бар мөлкәтен калдырып, төнлә, кача-поса, хатыны, ике баласы белән Донбасс якларына юл тота. Габделхәй абый бу вакыйгаларны хәтерләми, соңыннан әлеге истәлекләр белән аларны озата барган күршесе Рәйхан әби уртаклаша.

    "Донбасста без бер хатынга фатирга кереп торганбыз. Мин ул чакта күкрәк баласы гына булганмын, шуңа күрә бары тик хуҗа хатынның кара, усал этен һәм поездлар йөргәнен генә беләм. Әти шахтага эшкә урнашкан, шул вакытта бер күзсез калган. Анда безнең өченче бертуганыбыз дөньяга килә, әмма ул кыска гомерле була. Чит җирләрдә берничә ел яшәгәннән соң, туган якларга әйләнеп кайтканбыз", - дип хәтерен яңарта Габделхәй абый.

    Әмма авылда аларны беркем дә колач җәеп каршы алмый, йорт-җир таланган, хәтта яшәргә урыннары булмый. Шулай итеп, туганнары белән ике гаилә бергә кечкенә генә өйдә яши башлыйлар. Гомәр абзый бу хәлләрдән соң да югалып калмый: Свердловск өлкәсеннән тукыма алып кайтып сатуга керешә. Тормышлары җайланып китә генә дигәндә, үпкә авыртуы аны аяктан ега, һәм ул озакламый бакыйлыкка күчә. Әмма яңадан сөрелүдән куркып, туганнары аны җирләргә дә кайтмый.

    Бик авыр вакытлар була бу: ашарларына ризык, кияргә киемнәре булмый. Җитмәсә, киленнәре тол хатынны балалары белән бергә өйдән куып чыгара. Аларга Гомәр аганың туганы Кәшәф абзый ярдәмгә килә: бәрәңге бакчасындагы мунчаларыннан өй әтмәлләп бирә. Әниләре Хәтирәбану бик укымышлы, зыялы хатын була, һәм ул шул кечкенә генә өйдә дин сабаклары укыта башлый. Бик күп кешеләрне шәригать кануннарына, гарәп язуына, намаз тәртибенә өйрәтә. Алар исә моның өчен сәдака алып киләләр. Гаилә шулай итеп көн күрә. Әнисенең төнлә, тәрәзәләрне томалап белем биргәне әле дә Габделхәй абыйның хәтерендә, шул вакытта ул үзе дә намазга өйрәнә. Мин: “Йә Раббым, безгә ипи бир”, -  дип теләп утыра идем, ди ул.

    4 сыйныф белем алганнан соң, 12 яшьлек малай хуҗалыкка эшкә урнаша: җир сукалый, тубал белән чәчү чәчә, ындыр табагына көлтә ташый, аны көнгә егермешәр тапкыр илтеп, норма үтиләр, ә төнлә белән район үзәгенә ашлык илтәләр. Келәтче аларга юлга берәр гөрәнкә ипи биреп чыгара торган була. Габделхәй абыйның: “Ипи булса – тук идек”, - дип сөйләгәннәрен хәзерге заман яшьләре күз алдына да китерә алмый. Элеккеге буын кешеләре исә черек бәрәңге, кычыткан, кузгалак ашының тәмен әле дә онытмый. Хуҗалыкның берәр чокырлап биргән оны кече телләренә дә йокмый.

    "Без әлеге йортта миңа унбиш яшь тулганчы яшәдек, аннан ул да җимерелде. Авылдашыбыз, үләр алдыннан әнине чакыртып, үз йортына күчәргә тәкъдим итте. 1945 еллар иде бу – сугыш вакыты. Ягарга утын булмагач, без, яшүсмер малайлар, кышын төнлә белән чана тартып, Красная Полянага ботак ташырга йөри башладык. Бер елны 31 мәртәбә төштем! Җәяүләп бит! Ул вакытта юллар начар, техника юк, хуҗалык атлары ачлыктан аякта басып тора алмаслык хәлдә иде, хәтта зираттан яфрак җыеп ашаткан чаклар да булды", - дип сөйли әңгәмәдәшем.

    17 яшеннән Габделхәй абыйны бригадир итеп билгелиләр. Әлбәттә, яшь егеткә кеше белән эшләү бер дә җиңел булмый: басу тулы халык, башкарган хезмәтнең исәбен алып барырга кирәк, акча түләү юк, таякка тир түгәсе. Әле нормасын үтәмәсә, мәҗбүри эш билгелиләр.

    Әңгәмәдәшем армия хезмәтен Белоруссиядә үтеп, ике елдан соң туган якларына әйләнеп кайта, әмма аны һаман шул хәерчелек, юклык каршы ала. Егет, паспорт алып, эшкә урнашу турында уйлана башлый.

    "Ул елларда яшьләр торф чыгарырга бара торган иде. Мин дә шунда ялланырга булдым. Вакыты җиткәч, авылдан бер дә китәсе килми башлады, шуңа күрә паспортны болай гына бирүләрен сорадым. Тик аны алганчы, Кукмарага 18 тапкыр барырга туры килде", - диде Габделхәй абый.

    Кулына документ алган егет, эшкә урнашырга дип, Нократ Аланына бара, үҗәтләнә торгач, аны заводның сал эшкәртү цехына бригадир итеп билгелиләр. Ике хатын-кыз, өч ир кеше көнгә егермешәр машина утын төйиләр. Шул елны ул беренче тапкыр 500 сум хезмәт хакы ала.

    Бераз акча туплаганнан соң, егет өй салырга һәм өйләнергә уйлый. Озакламый үз авылларындагы Миннур исемле кыз белән кавышып та куялар. Аннан соң Нократ Аланыннан йорт алып кайтып җиткезә. Гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үсә, хәзер аларның үз тормышлары. “Аллага шөкер, барысы да намаз укый”, - дип сөенә әти кеше. Бүгенге көндә Габделхәй абый белән Миннур апа уллары Вахит һәм киленнәре Гөлсинә янында бәхетле картлык кичерә. Унбер онык, унбиш оныкчыклары да сөендереп тора.

    Менә унөч ел инде Габделхәй абый авылда имам вазыйфаларын башкара, аңа кадәр унҗиде ел мөәзин булып тора. 1990, 1994 елларда Казанга барып белем ала.

    "Мин намазны бервакытта да ташламадым. Кечкенә чакта күрше бабаеннан азан әйтергә өйрәндем. Авылда мәчетләр ябылган елларда намазны өй саен җыелып укыдык. 1990 елда авыл халкы белән тырышып, агач мәчет җиткездек. Тора-бара ул искерде, аңа бик зур ремонт кирәк иде. Ә якташыбыз Илдус Габдрахманов яңа мәчет салу тәкъдиме белән чыкты. Биш ел элек, күмәк көчебезнең нәтиҗәсе булып, зур, якты дин йорты үзенең ишекләрен ачты. Мәчетебез бик матур, бөтен уңайлыклар тудырылган, авыл халкы теләп йөри. Мәдрәсәдә Миләүшә Сәетова улы Илмир белән 85 кешегә белем бирә, аларга Гөлзифа Хәкимова ярдәм итә, - диде хәзрәт. – Хәзер, Аллага шөкер, динне тыюлар юк, авылларда матур итеп азан яңгырый. Алга таба да ил-көннәребез тыныч булып, сөенеп яшәргә язсын".


    Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе директоры:

    18 гыйнвар көнне Туембашта  авылның хөрмәтле кешесе – мәчетнең имам-хатыйбы Габделхәй хәзрәт Гомәровның 90 яшьлек юбилее уңаеннан зур мәҗлес үткәрелде. Мәдрәсәнең зур залында узган чарада Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район Башкарма комитеты рәисе Азат Гарифуллин, Кукмара районының дин җитәкчеләре, Татарстаннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән кунаклар, җирле мәхәллә әһелләре, авыл халкы катнашты. Җылы, җанлы аралашу буларак үткән юбилей кичәсендә Габделхәй абыйга бик күркәм котлау сүзләре җиткерелде. Мөфтият вәкиле аны Диния нәзарәтенең “Халыкка хезмәте өчен” медале белән бүләкләсә, район башлыгы исеменнән аксакалга “Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен” дигән медаль тапшырылды. Мәҗлескә җыелганнар хәзрәтнең әле дә актив эшчәнлек алып баруына, намазлар укытып, ихласлы вәгазьләр сөйләвенә сокланып, аның 100 яшьлек юбилеенда да шулай очрашуга өмет белдереп таралыштылар.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: