Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бурсыкъелгалылар булдыра

    Алар һәр эшне бердәм башкара.

    Зирәк зиһен, күркәм холык кирәк
    Үткән чакта гомер юлыннан.
    Көчсезләргә шәфкать-шәфәгать кыл
    Килгән чакта әле кулыңнан.

    Авторы билгесез


    Сүзем Кәркәүч авыл җирлегенә кергән Бурсыкъелга турында. Бу авыл зур булмаса да, ул йорт-җирләрнең, капка-коймаларның төзеклеге, кешеләрнең бердәмлеге, тырышлыгы белән аерыла. Биредә мәктәп тә, клуб та юк. Авылның мәчете – Аллаһ йорты – рухи һәм мәдәни үзәк булып тора. Мәчетне торгызуга, проектын булдыруга авыл өлкәннәре Мөхәммәтнур, Галимулла (барлык Муллиннар гаиләсе), Миннерәхим һәм башкалар күп көч куйды.

    Җирлектәге авыллар арасында, беренчеләрдән булып, изге азан авазы монда яңгырады. Халык сайлап куйган Нургаян мулла хәзерге вакытта авыл кешеләренең гозерен үтәп, һәр эштә изгелеккә юл күрсәтеп, халыкның ихтирамын казанып яши. Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган Рәсүлә абыстай белән Нургаян мулла турында сүз чыкканда “сөбханалла, Аллага шөкер” дип, аларның хезмәтен бәялиләр.

    Бурсыкъелгалылар бөтен эшне бердәм башкара. Элек-электән “Изгеләр чишмәсе” дип йөртелгән чишмәне яңарттылар. Авылга кергәч, иң беренче шул шифалы чишмә суыннан авыз итәсе килә. Әлеге эшкә халыкның никадәр матди чыгымнары, рухи көче керүенә сокланып рәхмәтләр укыйсың!

    Дини йолалар да, татар халкының тарихи йолалары да җиренә җиткереп оештырыла. Сабантуйга бүләк җыюны гына алыйк. Гармуннар, җыр-бию белән капка төбеңдә бәхет-шатлык, саулык теләп торганда кемнең генә бүләк бирәсе килмәс. Зуррак та, мулрак та итәргә тырышасың бит. Үзәктәге, шулай ук үзләрендәге кичке Сабантуйга, балалар Сабан туена да җитәрлек күчтәнәчләр туплана. Бүләк җыю төгәлләнүгә урам уртасында ачык һавада кайнар коймак, самавыр чәе, тәм-томнар тулы өстәл көтә. Гармун моңы астындагы җыр-биюгә өлкәннәр дә, балалар да кушыла.

    Сабантуй үзенең батырлары белән истәлекле. Ел саен бәйрәмдә бертуган Айрат белән Марат Гобәйдуллиннар көч сынаша. 2018 елда баш батыр булып Айрат кала. Җилкәсенә тәкәне салып мәйданны әйләнгәндә үк Айрат болай хәл итә: тәкә – корбанга. Корбан бәйрәменең беренче көннәрендә, догалар укылып, тәкә чалына. Зур казанда пылау пешерелеп, мул табын артында авыл халкы, күрше авыллардан килгәннәр дә бәрәкәтле ризыктан авыз итә. Күңелләрендә – Айрат белән Маратка чиксез рәхмәт сүзләре.

    Тирә-як авыллардан килгән муллалар, имамнар, абыстайлар катнашында ифтар ашлары мул табыннар әзерләп уздырыла. Башта өлкәннәр, соңыннан мәчеткә йөрүче, догалар өйрәнүче балалар сыйлана. Балалар дигәннән, авылга ямь, җанлылык өстәп торучы сабыйлар да күп монда. Алар Кәркәүч мәктәбенә һәм балалар бакчасына йөри. Үзара салым акчасына бик матур итеп балалар мәйданчыгы төзелде. Хәзер кичләрен шау-гөр килгән, уйнаган тавышлар ишетелә.

    Яңа елны каршылау – олы бәйрәм. Урамнарда кардан Кыш бабай, Кар кызы, ел символы рәсемнәре ясала. Гирляндалар белән бизәлгән тәрәзәләр, капкалар ераклардан нур чәчеп тора. Авылның үзенең Кыш бабае да бар. Нургаянның Кыш бабай киемнәре киеп, Таһирның бизәлгән эш атына тагылган чанага күчтәнәчләр салып, аларны өләшүе генә ни тора! Әнә авылның иң өлкән кешеләреннән берсе Фәүзия апа: “И, авылдашларым, күршеләрем бигрәкләр дә әйбәт бит, яшисе дә яшисе килә”, - ди.

    Яңа елда җирлек башлыгы Марат Зәйнетдинов та бәйрәмгә зур өлеш керткән бу авыл кешеләренең исемнәрен әйтеп, рәхмәт белдерде. Эшли дә, ял да итә белә халык. Менә күптән түгел урамда зур казанда балык ашы (уха) пешереп сыйландылар.

    Авыл халкы никадәр генә аерым кешеләрне күрсәтмәүне, һәр эш бөтен халык, хәтта кайткан кунаклар катнашында булуын әйтсә дә, мин Айрат белән Маратның әниләре Гадения ханым турында язмый үтә алмыйм.

    Гадения – Кәркәүч кызы. Бурсыкъелга авылы егете Мәкъсүт белән матур гаилә коралар. Икесе дә фермада эшлиләр. Кайнана белән ун еллап тату яшәгәннән соң, аны хөрмәтләп бакыйлыкка озаталар. Гаиләдә биш бала дөньяга килә. Иң кечкенәсенә сигез яшьләр булганда Мәкъсүт үлеп китә. Гадения җилкәсенә авыр йөк төшә. Моны үзе кичергән кешеләр генә аңлый торгандыр. Авырлыкларны җиңеп чыгарга никадәр тырышлык, сабырлык, батырлык кирәк бит.

    "Күңелемнән миңа балаларны үстерергә, тырышырга кирәк, хәтта сугыш чорында да үстергәннәр бит дип уйладым. Кирәк чакта балалар күршеләргә дә булышты, колхоз эшенә дә чыкты. Печәнен, утынын да бергәләп әзерләдек", - дип искә ала Гадения.

    Әле ул мохтаҗ калган күршесен дә үз канаты астына сыйдыра. Балалары аннан мәрхәмәтлелек үрнәге алып, шул сыйфатны саклап яшиләр. “Әллә Аллаһы Тәгалә миңа гына шундый шәфкатьле балалар, кияү-киленнәр бирдеме икән?” - ди Гадения, матур һәм йомшак кына кеткелдәп көлеп. Ул улы Айрат һәм килене Энҗе тәрбиясендә өч оныкка күз-колак булып, ике катлы, затлы җиһазлы, җылы өйдә гомер итә.

    Бу авылның мәрхәмәтле кешеләре, дини йолаларны хөрмәтләп яшәүләре турында һәр гаиләне күрсәтеп язарга булыр иде... Бурсыкъелгалылар, яхшы яшисез, барчагызга да кайгы-хәсрәт килмәсен, табигать бәла-казалары күрергә язмасын.

    Сүземне йомгаклап: “Бар шундый авыл, бар авылның шундый кешеләре”, - дип әйтәсем килә.

    Золя ХӘЛИЛОВА, Кәркәүч

    фото: Әлфия Газизуллина

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: