Кукмарада "Балалар паркы" төзелә
            
            
                                   Көннәр язга авышуга поселоктагы "Татарстан" рестораны каршындагы мәйданда чистарту-төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу уңайдан:
-Анда нәрсә булачак, нинди объектлар төзеләчәк икән? - дип кызыксынып, редакциягә дистәдән артык кеше шалтыратты.
Сорауларга ачыклык кертү максатыннан, поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов  түбәндәгеләрне сөйләде:
-Әлеге урында "Балалар паркы" булачак һәм без аны көзгә...