Мәмәширдә балалар бакчасы балалары ДПС хезмәткәре һәм билет тикшерүче булып карады
            
            
                                   Мәмәшир авылы  балалар  бакчасындагы передвижкада "Юл билгеләрен  өйрәнү" исемле  семинар-дәрес  үткәрелде.  Биредә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башка авыллардан килгән тәрбиячеләр катнашты. Балалар  ДПС  хезмәткәре,  билет  тикшерүче  һәм үтеп баручылар белән сөйләшү формасындагы интерактив уенда да көч сынашты.