Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Сәрдектә шахмат-шашка турниры уздырылды

Бәйгедә 8 яшьлек мәктәп укучылары да, 80 яшьлек өлкән авылдашлар да көч сынашты

Зур Сәрдек мәдәният йортында шахмат-шашка турниры уздырылды. Берничә көн дәвам иткән әлеге бәйгедә 8 яшьлек мәктәп укучылары да, 80 яшьлек өлкән авылдашлар да көч сынашты, һәм төрле яшь номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.

Шашка турнирында I урынны - Ләбиб абый Вәлиуллин (80 яшь), II урынны - Ринас Шаhабиев (25 яшь), III урынны - Зөлфәт Сөләйманов (20 яшь) һәм Марат Галимҗановлар яулады.

Шахмат бәйгесендә призлы урыннарны Марат Ишмөхәммәтов (53 яшь), Тәлгать Хөсәенов (64 яшь), Айнур Шәфигуллин (24 яшь), Раил Ульданов (48 яшь), Нияз Нәҗиповлар бүлеште. Бәйгедә катнашкан Айзат Хисмәтуллинга да (8 яшь) Кыш бабайның "Җиңүгә омтылышы өчен" дигән призы бирелде. Ярышта җиңүчеләргә Марат Ишмөхәммәтов әзерләгән истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk