Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Зилант” яңалыклары

Кукмаралылар район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорт мәктәбенең волейбол бүлегендә Айрат Вахитов һәм Наилә Хәбибуллина кул астында шөгыльләнүчеләр – 3 урта мәктәптән Азалия Галиуллина, Рузалия Галиуллина, Айгөл Гафиятуллина, Руфинә Исламова, Дилә Хөснетдинова, Илүсә Сәмигуллина, 4 урта мәктәптән Ралина Орлова, Айсылу Хәсәншина, Валерия Байгельдина, Айсылу Мохтарова, Илүзә Кәшәпова, Манзарас урта мәктәбеннән Азалия Нәҗмиевалар Мамадыш шәһәрендә 2004-2005 елгы кызлар арасында үткәрелгән Татарстан Республикасы беренчелегендә катнышып, бронза медаль яуладылар.

“Зилант” спорт мәктәбе спортчысы Айрат Шәңгәрәев Димитровград шәһәрендә сугышчан самбо буенча Михаил Дерябин истәлегенә үткәрелгән X Бөтенроссия ярышында җиңү яулаган һәм 82 килограмм үлчәү авырлыгында Россия спорт мастеры нормативларын үтәгән. Аның тренеры Марес Бадертденов 52 килограмм үлчәү авырлыгында чыгыш ясап, шулай ук җиңүгә ирешкән.

“Зилант” спорткомплексында беренче тапкыр районның дини оешмалары арасында өстәл теннисы буенча турнир үткәрелгән. Шәхси-команда ярышлары өч яшь төркемендә үткәрелгән. Шәхси защет нәтиҗәләренә карап, командаларга урыннар билгеләнгән. Үз яшь төркемендә Фасил Борһанов (Зур Сәрдек), Фәнис Яппаров (Кукмара), Таһир Хафизов (Зур Кукмара) – беренче, Нәвкать Ногманов (Чишмәбаш), Айрат Шәфигуллин (Кукмара), Нурсил Шәфигуллин (Зур Сәрдек) – икенче, Хәлим Алимов (Туеш), Айрат Вәлиев (Зур Сәрдек), Рамил Әхмәтҗановлар (Кукмара) өченче урынны яулады. Командалар арасында Зур Сәрдек беренче урынны алды, Туеш – икенче, Зур Кукмара - өченче. Җиңүчеләргә Кукмара мөхтәсибәтенең грамота, медаль һәм бүләкләре тапшырылды.

“Зилант” спорт мәктәбендә Туеш мәчете призларына 2005-2006 елгы кызлар һәм малайлар арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелде. Анда сиксәннән артык бала катнашты. Азалия Шаһиева, Самат Ганиев, Эмиль Степанов, Ислам Гаптерахманов, Никита Данилов, Камил Хәбибуллин, Эдуард Кругляков, Әмир Исмәгыйлев, Кәрим Шәфигуллин, Полина Поткина, Алсу Зайцева, Азалия Шаһиева, Энҗе Усманова,Таңсылу Рәхимҗанова, Дина Антонова, Мәрьям Сафина, Эльза Михайлова, Алия Сафина җиңүче булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    2005-2010 елгы балалар арасында

    erid: 2VtzqxWHLUk