Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Спорт

Спортка яңа сулыш: Кукмарада ачык футбол манежы кулланышка тапшырылды

“Урал” футбол манежы Зур Кукмара авылында урнашкан.

Бүген Татарстанның дүрт районында онлайн форматта футбол манежлары ачылды. Буа, Арча, Менделеевск районнары белән беррәттән Кукмара футболчылары да ябык футбол манежлы булды. Әлеге чарада онлайн форматта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

- 2013 елдан универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү буенча программа эшләп килә. Әлеге спорт корылмаларының зур шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә торак пунктларда  да ачылуы игътибарга лаек, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Рәисе.  

Спорт инфраструктурасын үстерүгә ярдәм иткәннәре өчен ил һәм республика җитәкчелегенә район исеменнән рәхмәт сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин ирештерде.

-  Шәһәребезгә күрсәткән игътибарыгызны без бик югары бәялибез. “Урал” футбол манежы спорт талантларын үстерүгә зур өлеш кертәсен гарантиялибез, - дип белдерде ул. 

 “Урал” футбол манежы Зур Кукмара авылында урнашкан. Ул ябулы форматта, заманча, стандартларга туры китереп эшләнгән, кырыкка егерме метрны тәшкил итә. Мондый спорт  корылмасы - әле районда беренче. Аның идәненә ясалма чирәм түшәлгән. Район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәповның фикеренчә, балалар, шундый яхшы шартларда шөгыльләнеп, зур футболга юл алачак.

- Районда балалар 20дән артык спорт төре белән шөгыльләнә. Әмма соңгы елларда күп яшьләрнең футболга тартылганы сизелә. Шуңа күрә мәктәп спортзаллары, “Барс Арена”, “Батыр” һәм башка спорткомплекслар булуга да карамастан, балалар анда гына сыймый, шушындый корылмага ихтыяҗ бар иде, - диде ул. 

Бу бина нәкъ менә футбол уйнау өчен каралган. Шуңа күрә монда башка спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкин түгел, ди Илсур Шәрәфи улы. Инде иртәгедән  корылма беренче спортчыларны кабул итәчәк һәм тренировкалар башланып китәчәк. Шулай ук кичләрен биредә өлкәннәргә дә шөгыльләнергә мөмкинлек булачак.
Ни өчен әлеге спорт корылмасына “Урал” исеме бирергә булганнар соң? Бу турыда да Илсур Кәшәповның фикерен ишеттек. 

- Спорт дип җан атып йөрүче райондашыбыз Артур Зәкиев әлеге исемне күптәннән, “Барс Арена” ачылган вакытта ук әйткән иде. Ә бу бинага исемне халык белән тавыш биреп, бергә сайладык. Анда “Нур”,  “Спутник”, “Урал” исемнәре тәкъдим ителде. Һәрберсе күп тавыш җыйды, әмма “Урал” җиңеп чыкты. Районда бик көчле “Урал” хуҗалыгы бар бит, шуңа күрә аларның җитәкчеләре белән дә киңәшләштек, алар каршы килмәде. Шулай итеп, әлеге исегә тукталдык, - диде ул. 

Айрат Вәлиев, “Интер” футбол Академиясе тренеры:

- Бу спорт корылмасын без күптән көттек, чөнки  районда футбол белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта, ул беренче номерлы спорт төре булып тора. Әйтик, быел районнан тугыз олылар командасы гына Мөхәммәтшин Кубогында катнашты. Ә һәр командада 15-20  футболчы. Әле күпме балалар командалары! Балалар бакчалары, башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары... Әлегә кадәр җәен без Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда, кышын “Батыр” спорткомплексында шөгыльләнә идек. Әмма анда барлык кешене дә сыйдырып булмый. Әлеге корылма ярдәмендә безнең мөмкинлекләр күпкә арта. Манежның үлчәмнәре дә мини-футбол стандартларына туры килә. Бу исә республика, хәтта Россия күләмендәге спорт ярышларын биредә оештырырга, кунаклар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк. Гомумән, планнар зурдан, максатыбыз: булдыра торган балаларны күреп алып, аларга профессиональ дәрәҗәдә үсәргә ярдәм итү. Мәсәлән, бездә шөгыльләнгән 12 яшьлек Данияр Бариев быел августта “Рубин” футбол клубы академиясенә кабул ителде. Аның белән контракт 2030 елга кадәр төзелгән.

Алмаз Гаврилов, Кукмара:

- Миңа унбер яшь, 4нче урта мәктәптә укыйм. Өч яшьтән үк футбол белән кызыксынам, ә биш яшьтән “Интер” командасында шөгыльләнәм. Бу бина бик ошады, чөнки монда бик  матур, уйнарга уңайлы. Ябулы булгач, кояш та күзне чагылдырмый. 

Данияр Нәкыйпов, Зур Кукмара:

- Мин быел Зур Кукмара мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барам. Биш яшьтән футболга йөри башладым. Монда миңа ошый, артык детальләр юк, идәненә ясалма чирәм түшәлгән, зур, иркен. Тренерыбыз да бик әйбәт, тик тренировка вакытында сөйләшсәң - орыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев