Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

Тренерлар Марес Бәдертденов, Данил Шиһапов, Энҗе Йосыпова, Альберт Шәңгәрәев кул астында шөгыльләнүче 2007-2009 елгы егет һәм кызлар Васильево бистәсендә үткән Татарстан Республикасы самбо федерациясе Кубогына оештырылган бәйгедә  сынатмады. Адель Ганиев (беренче гимназия), Рәмис Нурматов (Манзарас мәктәбе) – көмеш, Айдар Шәйхетдинов (беренче гимназия), Рузил Тимербаев (Югары Арбаш мәктәбе), Никита Кошкин (дүртенче урта мәктәп), Әдилә Галиева (дүртенче урта мәктәп) бронза призерлар дип танылдылар.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлеге тренерлары Марес Бәдертденов һәм Энҗе Йосыпова кул астында шөгыльләнүче 2004-2006 елгы егет һәм кызлар Васильево бистәсендә узган Татарстан беренчелегендә катнашты. Богдан Григорьев (Сосновка) – көмеш, Альбина Фәйзуллина (күппрофильле лицей), Мәлик Бәдертденов (Янил аграр көллияте) бронза призерлар булдылар.

“Зилант” спорт мәктәбенең тренерлар Айрат Вахитов һәм Фәннур Галиевлар җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2009 елгы волейболчы егет һәм кызларның җыелма командасы Уржум районында узган ачык турнирда җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk