Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

«Зилант» спорт мәктәбенең самбо бүлегендә тәрбияләнүчеләр (тренерлары - Марес Бәдертдинов), 2003-2005 елгы егетләр һәм кызлар арасында Васильевода узган республика чемпионаты һәм беренчелегендә катнашып, үз үлчәү авырлыгында Альберт Шәңгәрәев, Айрат Шәңгәрәев, Алмаз Зарипов, Максим Исаев (4нче урта мәктәп), Ранил Газизуллин (күппрофильле лицей) җиңүче булдылар, Ильяс Баһаманов (беренче гимназия) бронза медаль яулады.

«Ялкын» спорткомплексында Кукмара футболы легендасы Мәкъсүт Гайфетдинов истәлегенә  киез итек-киез комбинаты призына узган мини-футбол буенча традицион турнирда киез итек-киез комбинаты командасы - беренче, район үзәк дәваханәсе – икенче, район Советы командасы өченче урыннарны яулады. Турнирда киез итек-киез комбинаты командасыннан  Илшат Шәйхетдинов «Иң яхшы уенчы» дип табылды.

«Олимп» Боз сараенда Кукмараның «Олимп»  һәм Яр Чаллының  «Чалы» командалары арасында узган хоккей буенча республика беренчелегенә уен безнекеләр файдасына 7:1 исәбе белән тәмамланды.
 
Казанның «Йөзү үзәге»ндә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында йөзү буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда Кукмараның «Аргамак» командасына йөрүче Тимур Антипов (Кукмара) 50 метрга ирекле стильдә беренче урынны алды. Ядегәрдән Райнур Әсхәдуллин исә икенче урынга лаек булды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk