Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Красная Поляна поселогында баскетбол буенча “Раштуа очрашулары” дигән ярышлар булды. Анда Кукмара командасы да катнашып, беренче урынны яулады.

***

Кукмараның “Авангард” командасы Нократ Аланы шәһәрендә узган мини-футбол буенча “Россиянең кышкы тубы” төбәкара турнирында катнашты һәм, 12 команда арасында финалга узып, 1нче урынны яулады. Манзарас урта мәктәбе укучысы Әнвәр Гыйлаҗев “Турнирның иң яхшы уенчысы” исеменә лаек булды. Моннан тыш, команда составындагы 2004-2005 елгы үсмерләр Рәмис Шакиров (Манзарас мәктәбе), Инсаф Ибраһимов (1нче гимназия), Раил Нигъмәтҗанов (күппрофильле лицей), Булат Зарипов, Таһир Шәфигуллин, Әмир Яминов, Артем Князев (4нче урта мәктәп), Рузил Нигәмәтҗанов (Иске Пенәгәр) җиңүгә зур өлеш керттеләр. Тренерлары - Рафис Нәкыйпов.

***

“Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары -  Ленар Галиев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев) Казан шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында Данияр Исрафилов (4нче урта мәктәп) бронза медаль яулады.

***

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр 2005-2007 елгы яшүсмер малайлар һәм кызлар арасында  Базарлы Матакта үткәрелгән билбау көрәше буенча  республика беренчелегендә катнаштылар. Туембаш мәктәбеннән Гадел Мөхәммәтхаҗиев (тренеры - Марес Бадертденов), 4нче урта мәктәптән Карина Мисюкевичлар (тренеры – Энҗе Йосыпова) җиңүче булдылар. Беренче гимназиядән Айдар Шәйхетдинов (тренеры – Данил Шиһапов) көмеш медаль яулады.

***

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр тренерлары Марес Бадертденов җитәкчелегендә  Краснокамск шәһәрендә үткәрелгән 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында атказанган тренер, халыкара класслы спорт мастеры Вячеслав Зубков истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Максим Исаев бронза медаль яулады.

***

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүче  Максим Исаев, Илназ Хуҗин, Антон Платоновларга беренче өлкән спорт разряды бирелде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk