Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Кукмараның балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге командасы, 2003-2004 елгы үсмерләр арасында Саба районы “Олимп” спорт мәктәбе беренчелегенә үткәрелгән мини-футбол ярышларында катнашып, өченче урынны яулады. Тренерлары – Рафис Нәкыйпов. 

“Зилант” спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Таһир Хафизов) 2005 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар арасында үткәрелгән Арча районы шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар. Команда зачетында - “Зилант”, шәхси зачетта Нәфкать Галиуллин (Зур Кукмара мәктәбе), Гүзәлия Галиуллина (4нче урта мәктәп), Симур Солтановлар (3нче урта мәктәп) җиңүче булдылар. Дамир Камалов (4нче урта мәктәп) – икенче, Илзия Фәйзрахманова (Манзарас мәктәбе), Рушан Байметовлар (4нче урта мәктәп) өченче урыннарны яуладылар. 

“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова) 2003, 2004, 2005, 2006 елгы кызлар һәм малайлар арасында үткәрелгән Арча районы ачык беренчелегендә катнаштылар. Зилантлылар  48 медальдән (16 комплект) 13 алтын, 8 көмеш, 9 бронза яуладылар. Үз дистанцияләрендә Полина Поткина (Яңа Смәел), Азалия Шаһиева, Эдуард Кругляков, Андрей Данилов (күппрофильле лицей), Камил Хәбибуллин (3нче урта мәктәп), Булат Әхмәдиевлар (Манзарас мәктәбе) җиңүче булдылар, Алсу Зайцева, Алмаз Галимуллин, Алинә Гыйниятуллина (3нче урта мәктәп), Мөхәммәт Гайнетдинов, Аяз Якупов (4нче урта мәктәп), Мирза Шәймарданов (татар-төрек лицее) – көмеш, Әмир Насыйбуллин, Зилә Миннемуллина (Яңа Смәел), Рәсүл Мифтахов (Пычак мәктәбе), Мирза Шәймарданов (татар-төрек лицее), Алинә Гыйниятуллина, Алмаз Галимуллиннар (3нче урта мәктәп) бронза медальгә ия булдылар. 

“Зилант” спорт мәктәбе беренчелегенә 2008 һәм аннан яшьрәк кызлар, малайлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде. Симур Солтанов, Динә Кәримова – беренче, Рушан Байметов, Дилә Кәримова – икенче, Данияр Камалов һәм Амиля Яппаровалар өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә - грамота һәм кыйммәтле бүләкләр, кызларга шулай ук чәчәкләр тапшырылды. 

“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Галимҗанова, Римма Рәхмәтуллина), 2007, 2008, 2009, 2010 елгы кызлар һәм малайлар арасында үткәрелгән Арча районы ачык беренчелегендә катнашып, 5 алтын, 7 көмеш, 5 бронза медаль яуладылар. Үз дистанцияләрендә Камил Гайсин (3нче урта мәктәп), Энҗе Усманова (беренче гимназия), Эльза Михайлова (күппрофильле лицей) – алтын, Самат Ганиев, Әмир Михайлов, Руслан Минһаҗев (күппрофильле лицей), Энҗе Усманова, Чулпан Мотыйгуллина, Кәрим Шәфигуллин (беренче гимназия), Эмиль Степанов (Манзарас мәктәбе) – көмеш, Диана Гришина, Ислам Гаптерахманов (3нче урта мәктәп), Мәрьям Сафина (Манзарас мәктәбе), Кәрим Шәфигуллин (беренче гимназия), Самат Ганиевлар (күппрофильле лицей) бронза медаль яуладылар.

Ош. Юмья авылында җирлек башлыгы Анатолий Рамазанов призына волейбол буенча район ярышлары узды. Анда Ош. Юмья, район электр челтәре, Зур Кукмара, Кукмараның Степан Разин урамы, Березняк, “Зилант”, район үзәк дәваханәсе, Янил командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча район электр челтәре командасы җиңүче булды, Зур Кукмара – икенче, “Зилант” – өченче, ошюмьялылар дүртенче урынны яулады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев