Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

Биектау районының “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагерында 14-20 яшьлек һәм аннан зурраклар арасында шахмат, шашка уеннары буенча  республика чемпионаты үткәрелде. Әлеге ярышларда  районның “Аргамак” командасы да (тренерлары – Дамир Галиәхмәтов) катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Шахмат уенында Ядегәрдән Николай Большов – беренче, Кукмарадан Тимур Антипов, Мөнир Гыймадиев, Зоя Платоновалар – икенче, рус шашкасы буенча  Ядегәрдән Илгиз Әхмәдуллин – икенче, Райнур Әсхәдуллин – өченче, халыкара шашка ярышында Ядегәрдән Илгиз Әхмәдуллин – икенче, Николай Большовлар өченче урынга лаек булды. Гомумкоманда зачетында аргамаклылар икенче урынны яулады.


“Зилант” спорт мәктәбенең  бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Ленар Галиев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев) Алабуга районы башлыгы призына үткәрелгән XVI Бөтенроссия турнирында катнаштылар. Күппрофильле лицейдан Аяз Габдрахманов – икенче, 4нче урта мәктәптән Айнур Нуруллин, Михаил Волосовлар өченче урынны яуладылар. 

“Зилант” спорт мәктәбендә 2004-2005 елгы кызлар арасында Илдар Бәдретдинов истәлегенә волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышка Кукмара, Алабуга, Менделеевск, Теләче һәм Можгадан командалар килгән иде. Турнирның ачылышында Илдар Бәдретдиновның туганнары, дуслары һәм тормыш иптәше Светлана ханым катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара командасы беренче урынны яулады. Можга һәм Теләче командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә кубок, грамота, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр  (тренерлары - Марес Бәдертденов, Данил Шиһапов, Альберт Шәңгәрәев) 2005-2006, 2007-2008, 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында Нократ Аланы ЮХИДИ призына үткән ярышларда катнаштылар. Айрат Хисмәтов, Эмиль Йөзмөхәммәтов, Даниэль Петров (күппрофильле лицей), Никита Кошкин (4нче урта мәктәп), Тимофей Кондаков (3нче урта мәктәп), Рузил Тимербаевлар (Югары Арбаш урта мәктәбе) – беренче, Абдулла Шиһабиев (Манзарас урта мәктәбе), Әмирхан Галиев (күппрофильле лицей),  Булат Зиннәтов (күппрофильле лицей), Данил Дзюба (күппрофильле лицей), Самат Габделганиевлар (4нче урта мәктәп) – икенче, Искәндәр Гаянов (күппрофильле лицей), Кәрим Рамазанов (күппрофильле лицей), Богдан Тимофеев (күппрофильле лицей), Егор Филипов (3нче урта мәктәп), Мәлик Бәдертденовлар (беренче гимназия) өченче урынны яуладылар.

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүче 2002-2004 елгы кызлар һәм егетләр (тренерлары - Марес Бәдертденов, Энҗе Йосыпова) Базарлы Матакта үткән  билбау көрәше буенча Республика турнирында катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында Зур Сәрдек гимназиясеннән Айнур Галимҗанов беренче урынны яулады. 4нче урта мәктәптән Ангелина Николаева - икенче, Алина Федорова, Искәндәр Хөснетдиновлар өченче урынны яуладылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk