Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант”  спорт мәктәбендә спорт ветераннары хөрмәтенә 2003-2004 елгы кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы ачык беренчелеге үткәрелде. Анда дүрт команда катнашты: Кукмара-1, Кукмара -2, Теләче, Алнаша (Удмуртия). Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара-1 командасы җиңү яулады, ә Алнаша һәм Кукмара-2 командалары 2-3 урыннарны бүлеште.
***
“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Марес Бадертденов) 2003-2004 елгы үсмерләр арасында узган Киров шәһәре ачык беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында 4нче урта мәктәптән Максим Исаев һәм күппрофильле лицейдан Илназ Хуҗиннар җиңүче булды.
***
Баулы шәһәрендә балалар арасында киокусинкай каратэ буенча күрсәтмә ярышлар үткәрелде. Әлеге ярышларда “Атлант” яшүсмерләр спорт клубында шөгыльләнүчеләр дә (тренерлары - Айдар Борһанов) уңышлы чыгыш ясадылар. Үз яшьләре буенча Данис Корбанов - икенче, Ильяс Зәйнуллин, Илзия Хәлиуллиналар өченче урынны яулады. Ильяс Зәйнуллин “Җиңүгә ихтыяры өчен” номинациясендә дә дипломга лаек булды.
***
Пермь шәһәрендә малайлар һәм кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше буенча чемпионат һәм Россия беренчелеге үткәрелде. Анда Кукмара командасыннан унбер кеше катнашты. Салават Хәбиров, Алинә Шәкертова (Зур Кукмара мәктәбе), Динә Гайнанова (4нче урта мәктәп), Диана Әминова (Зур Сәрдек гимназиясе), Таңсылу Гыйлемуллиналар (күппрофильле лицей) беренче урынны алдылар. Әминә Тимерова (Зур Сәрдек гимназиясе) – көмеш, Илназ Якупов (Зур Кукмара мәктәбе) белән Гүзәл Галимҗанова (күппрофильле лицей) бронза медаль яулады. Тренерлары – Рузия Габдрахманова. Хатын-кызлар арасында Рузия Габдрахманова беренче урынга лаек булды. Кукмара спортчылары Мәскәү шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә һәм чемпионатка әзерләнәләр.
***
Арчада баскетбол буенча Россия зона ярышлары үтте. Анда күппрофильле лицей командасы (тренерлары - Руслан Шәймарданов) чемпион калды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk