Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар


“Зилант” спорт мәктәбенең волейбол бүлегендә шөгыльләнүче 2006-2007 елгы кызлар (тренерлары – Наилә Хәбибуллина, Раниф Сәмигуллин) – Диана Иксанова, Камилә Шәңгәрәева, Айгизә Фәтхуллина (4нче урта мәктәп), Азалия Шәймарданова (күппрофильле лицей), Ангелина Нәбиева, Замира Петрова (3нче урта мәктәп), Алинә Сәмигуллина (Янил мәктәбе), Диләрә Әсгатьҗанова, Камилә Галимова, Әдилә Мөхәммәтшина (беренче гимназия), Ралина Галимовалар (Зур Кукмара мәктәбе), Минзәләдә үткән республика беренчелегендә катнашып, җиңүче булдылар.
***
“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Альберт Закиров) 13-15 яшьлек малайлар, 11-13 яшьлек кызлар арасында Казан шәһәрендә үткән  республика беренчелегендә катнаштылар. Анда Азалия Шаһиева 50 метр брас белән йөзүдә - көмеш, 100 һәм 200 метрда бронза медаль яулаган. Шулай ук Азалия беренче зурлар разряды нормативын да үтәгән.
***
“Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары – Ленар Галиев, Ленар Әүхәдиев, Алексей Гоглев) 2003-2004 елгы, 2005-2006 елгы кызлар арасында Казан шәһәрендә үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында күппрофильле лицейдан Арина Кибякова, Әдилә Газизова, Камилә Хөсәеновалар – көмеш, күппрофильле лицейдан Диләрә Нурмөхәммәтова  һәм Манзарас урта мәктәбеннән Алинә Нурматова бронза медаль яулады.
***
“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары - Марес Бадертденов) Казан шәһәрендә Әнәс Шәрәфетдинов истәлегенә 2003-2004, 2005-2006 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән ачык республика турнирында катнаштылар. 4нче урта мәктәп укучысы Максим Исаев үз үлчәү авырлыгында көмеш медаль яулады.
***
“Атлант” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Кирово-Чепецк шәһәрендә үткән “Төньяк” ачык кубогында катнаштылар. Ярышка якын-тирә өлкәләрдән барлыгы 300дән артык кеше җыелган иде. Фәрхәт Гәрәев (Манзарас урта мәктәбе) ката буенча – өченче, ката төркемендә - икенче, кумитэ буенча өченче урынны алды. Ибраһим Сәмигуллин (Зур Кукмара урта мәктәбе) ката буенча – беренче, ката төркемендә - икенче, кумитэ буенча икенче урынны яулады. Тренерлары - Илшат Сәмигуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk