Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 2006-2007 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы беренчелеге үткәрелде. Ярышларда Кукмара, Арча, Теләче, Биектау районнарыннан килгән тугыз команда катнашты. “Зилант” командасы беренче урынны яулады, Кукмарадан Айгизә Фатхуллина “Иң яхшы уенчы” дип табылды.

 

Яр Чаллыда узган армрестлинг буенча ачык беренчелектә райондашларыбыз Алинә Шәкертова, Диана Әминова, Динә Гайнанова, Ильяс Мөхәммәтшин беренче урынны яуладылар. Әдилә Закирова - икенче урынга, Салават Хәбиров, Камилла Мөхәммәтова өченче урынга лаек булды. 

 

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегенә йөрүчеләр Байлар Сабасында СССРның спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Мөдәрис Галимуллин истәлегенә 2002-2003 елгы егет һәм кызлар, 2004-2005 елгы егетләр арасында үткәрелгән ачык республика беренчелегендә катнаштылар. Энҗе Йосыпова кул астында шөгыльләнүче Алинә Гыйльметдинова (күппрофильле лицей) - җиңүче, Ангелина Николаева (4нче урта мәктәп), Марс Бәдретдиновның укучысы Антон Платоновлар (4нче урта мәктәп) көмеш медаль иясе булдылар.

 

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче Кәрим Садыйков (педагогы – Таһир Әхкамов), Димитроград шәһәрендә 17-18 яшьлек яшүсмерләр арасында көрәш буенча узган бөтенроссия турнирында катнашып, бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk