Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Зилант” спорт мәктәбе укучылары булдыра!

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегенә йөрүчләр 15-16 яшьлек яшьүсмер малайлар һәм 13-14 яшьлек кызлар арасында Казан шәһәрендә үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. Альберт Закиров кул астында шөгыльләнүче Азалия Шагеева 50 метр араны брасс белән йөзүдә бронза медаль яулады.

 

“Зилант” спорт мәктәбендә Айрат Вахитов кул астында шөгыльләнүче   волейбол буенча кызлар җыелма командасы 2002 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында узган Теләче районы ачык беренчелегендә катнашып, беренче урынны яулады.

 

“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр (тренерлары - Марс Бәдретдинов, Энҗе Йосыпова һәм Данил Шиһапов)  Казанда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында үткәрелгән  республика беренчелегендә катнаштылар. Энҗе Йосыпова кул астында шөгыльләнүче Ландыш Хәкимова (3нче урта мәктәп), Алина Федорова (4нче урта мәктәп), Диләрә Галимуллиналар (Пенәгәр урта мәктәбе) үз үлчәү авырлыкларында өченче урынны яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X