Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорткомплексында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан 2006-2007 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча Кукмара районы беренчелеге үткәрелде. Ярышларда Кукмара, Арча, Теләче, Биектау районнарыннан килгән тугыз команда катнашты. “Зилант” командасы беренче урынны яулады, Кукмарадан Айгизә Фәйзуллина “Иң яхшы уенчы” дип табылды.

 

“Зилант” спорт комплексында 2004-2005 елгы кызлар, 2006-2007 елгы малайлар арасында волейбол буенча ачык турнир үткәрелде. Анда Кукмара, Арча, Саба, Уржум, Малмыж, Теләчедән килгән – барлыгы унбер команда катнашты. Малайлар командалары арасында Кукмара - өченче, кызлар арасында Кукмара-1 командасы беренче урынны яулады. “Иң яхшы уенчы” номинациясендә Ралина Орлова (Кукмара-1) бүләкләнде.

 

“Зилант” спорткомплексында бокс буенча “Ачык ринг № 9” турниры үтте. Анда Кукмара, Арча, Биектау, Казан, Балтачтан килгән яшь спортчылар катнашты. Алина Нурматова (Манзарас урта мәктәбе), Әдилә Газизова (күппрофилле лицей), Рәмис Нурматов (Манзарас урта мәктәбе), Рәмис Хәмитов, Ислам Мөбарәкшин (күппрофилле лицей), Данияр Исрафилов, Михаил Власов (4 урта мәктәп), Ильяс Яруллин (күппрофилле лицей), Таһир Нуртдинов, Рафил Камалов (Манзарас урта мәктәбе), Арслан Ходайбиргәнов (4 урта мәктәп), Адель Габдрахманов (күппрофилле лицей) үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk