Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спорт мәктәбенең Айрат Вахитов кул астында шөгыльләнүче волейбол буенча 2002-2003 елгы кызлар командасы Мамадыш шәһәрендә узган республика беренчелегендә катнашып, бронза медаль яуладылар.

 

Кукмара боксчылары республика беренчелегендә катнашты
“Зилант” спорт мәктәбенең бокс бүлегендә Ленар Галиев һәм Ленар Әүхәдиев кул астында шөгыльләнүчеләр Алабугада 2000-2001 елгылар арасында үткәрелгән республика беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыкларында 4нче урта мәктәптән Рөстәм Шәйхетдинов – көмеш, Әнвәр Мәмәдҗанов бронза медаль яуладылар.

 

Кукмаралылар Норлат районыннан медаль белән кайттылар
“Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүчеләр 2005 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында үткәрелгән Нурлат районы беренчелегендә катнаштылар. Үз үлчәү авырлыгында 4 урта мәктәп укучылары Карина Мисюкевич (тренеры – Энҗе Йосыпова) – икенче, Никита Кошкин (тренеры – Данил Шиһапов) өченче урынны яулады.

 

Камские Поляныда 12-15 яшьлекләр арасында үткәрелгән Киокусинкай каратэ буенча беренчелектә кукмаралылар да катнашып, призлы урыннарны яуладылар. Ядегәр урта мәктәбеннән Ислам Башаров, 3 урта мәктәптән Диләрә Фазлыева, күппрофильле лицейдан Эльвира Минемуллиналар – икенче, күппрофильле лицейдан Тәлгать Җамалиев (тренерлары – Айдар Бурганов) өченче урыннарны яуладылар.

Түбән Кама шәһәрендә ир-атлар арасында Киокусинкай каратэ буенча республика Чемпионаты үткәрелде. Анда 65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Тимур Гаптелганиев – икенче, Шәүкәт Җамалиев (тренерлары – Айдар Бурганов) өченче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев