Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

“Зилант” спортмәктәбенең 2000-2002 елларда туган кызларның волейбол  командасы Уржум шәһәрендә үткән районара ачык беренчелектә катнашты. 2000-2001 елда туган кызлар командасы - беренче, 2002-2003 елгылар икенче урынны алдылар.

 

Алабуга шәһәрендә “Сабантуй” журналы призына татарча көрәш буенча республика беренчелеге үтте. Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендәге көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр  Богдан Григорьев (Сосновка), Ирен Шакиров (Ядегәр) өченче урыннарны яуладылар. 2002-2003 елда туучылар арасында Айнур Галимҗанов (Зур Сәрдек) чемпион калды. Инсаф Кәримуллин - икенче,  Инсаф Фәхретдинов өченче урыннарны алдылар. Команда беренчелегендә кукмаралылар - өченче урында.

 

Казанда республика күләмендәге мәктәп баскетбол лигасының финал өлеше тәмамланды. Чемпионатның зона этабында күппрофильле лицей командасы үзен иң көчлеләрнең берсе итеп танытты һәм финалга узды.  Финал Казандагы “Уникс” баскетбол клубының төп мәйданчыгында өч көн дәвамында барды. Данис Фәтхуллин, Артур Шәймәрданов, Максим Петров, Әмир Кабаев, Роберт Дмитриев, Илмир Камалов, Җәвит Ганиев, Адель Алексеев, Рифат Сәлахов, Илфар Садертинов, Әмир Шәриповлардан торган команда республика буенча өченче урынны яулады. Команданы ярышларга тренер Руслан Шәймәрданов әзерләде.

 

Краснокамск шәһәрендә Вячеслав Зубков призына оештырылган самбо буенча  Бөтенроссия турнирында “Зилант” спорт мәктәбеннән Максим Исаев 42 килограмм үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk