Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

 

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең яшь шахматчылары “Төньяк балкыш”  дип аталган республикакүләм шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар. Анда 2001 елда туган һәм аннан яшьрәкләр шахмат өстәле артында көч сынашты. Команда составына Сәлим Рәхматуллин, Артур Евдокимов, Дилә Ситдыйковалар керде. Алар яшь буенча иң кечкенәләре булсалар да, барлык матчларда җиңеп чыктылар, нәтиҗәдә  шәхси һәм команда беренчелегендә беренче урыннарны алдылар.

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең бадминтон түгәрендә шөгыльләнүчеләр Теләчедә үткәрелгән Татарстан беренчелегенә сайлап алу – зона ярышларында катнаштылар. 11 яшькә кадәрге кызлар арасында Зур Кукмара урта мәктәбеннән Гөлшат Нәҗипова беренче урынны алды.  15 яшькә кадәрге егетләр арасында  Поч.Сутер урта мәктәбе укучылары Кирилл Черков – беренче, Тимур Вояшев - икенче, Айдар Гыйльманов - өченче, 19 яшькә кадәргеләр арасында Даниил Иванов - беренче урыннарны алдылар. Аларны ярышка тренерлар Мөнир Гыймадиев, Рәшит Гыйлаев, Иван Шапеевлар әзерләде.

Алабуга шәһәрендә “Сабантуй” журналы призына татарча көрәш буенча республика беренчелеге үтте. Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендәге көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр  Богдан Григорьев (Сосновка), Ирен Шакиров (Ядегәр) өченче урыннарны яуладылар. 2002-2003 елда туучылар арасында Айнур Галимҗанов (Зур Сәрдек) чемпион калды. Инсаф Кәримуллин - икенче,  Инсаф Фәхретдинов өченче урыннарны алдылар. Команда беренчелегендә кукмаралылар - өченче урында.

Казанда республика күләмендәге мәктәп баскетбол лигасының финал өлеше тәмамланды. Чемпионатның зона этабында күппрофильле лицей командасы үзен иң көчлеләрнең берсе итеп танытты һәм финалга узды. Финал Казандагы “Уникс” баскетбол клубының төп мәйданчыгында өч көн дәвамында барды. Данис Фәтхуллин, Артур Шәймәрданов, Максим Петров, Әмир Кабаев, Роберт Дмитриев, Илмир Камалов, Җәвит Ганиев, Адель Алексеев, Рифат Сәләхов, Илфар Садуртинов, Әмир Шәриповлардан торган команда республика буенча өченче урынны яулады. Команданы ярышларга тренер Руслан Шәймәрданов әзерләде.

Чистайда Россиянең атказанган тренеры Мәгәз Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдиновлар истәлегенә билбау көрәше буенча XIII  Бөтенроссия турниры үтте. “Зилант”  спорткомплексының тренеры Энҗе Йосыпова анда  66 килограмм үлчәү авырлыгында җиңүче булды.

Краснокамск шәһәрендә Вячеслав Зубков призына оештырылган самбо буенча  Бөтенроссия турнирында “Зилант” спорт мәктәбеннән Максим Исаев 42 килограмм үлчәү авырлыгында бронза медаль яулады.

“Зилант” спортмәктәбенең 2000-2002 елларда туган кызларның волейбол  командасы Уржум шәһәрендә үткән районара ачык беренчелектә катнашты. 2000-2001 елда туган кызлар командасы беренче, 2002-2003 елгылар икенче урынны алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk