Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

«Татарстан яшьләре» газетасы призына 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегендә Кукмара командасы икенче урынны яулады. 
Шәхси беренчелектә Инсаф Хәйруллин (тренеры – Илсур Нәҗмиев) чемпион калды. Алексей Данилов (тренеры – Эдуард Макаров), Богдан Григорьев, Дилүс Әгълиуллин (тренерлары – Таһир Әхкәмов), Муса Мортазин (тренеры – Фәһим Кадыйров) үз үлчәү авырлыкларында бронза медаль яуладылар. 
Команда составында Аяз Мөхәммәтҗанов (тренеры – Фәһим Кадыйров), Артем Григорьев (тренеры – Таһир Әхкәмов), Салават Галиуллин (тренеры – Илсур Нәҗмиев), Инсаф Әхмәтҗановлар да (тренеры – Динар Фәттахов) чыгыш ясады. 
 
Зәй шәһәрендә дүрт көн дәвамында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы төбәк этабының финал ярышы үтте. Анда үз зоналарында җиңеп чыккан Казан, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Баулы, Кукмара  шәһәрләре һәм Әлки, Буа районнары командалары катнашты. 
Ярышта безнең район данын күппрофильле лицей командасы яклады. Алар иң элек бу турнирда бик матур уен күрсәтеп, үз төркемнәрендә җиңеп чыктылар. Ә финалда Зәй командасын 58:29 белән җиңелергә мәҗбүр иттеләр. Кукмара командасы составында Даниил Бакелев, Данияр Сәлимгәрәев, Руслан Фадеев, Максим Воронин, Даниил Назаров, Даниил Павлов, Булат Газизҗанов, Әмир Шәриповлар иде. Команда капитаны - Илфар Садертдинов. Илфар турнирның иң кыйммәтле уенчысы (MVP) булып билгеләнде. 
Бүгенге көндә команда Ижевск шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы ярышларына әзерләнә. Алар биредә Татарстан данын яклаячак. Команданың тренерлары - Руслан Шәймәрданов, лицей укытучысы Эдуард Васильев.
Әлеге турнир инде 20 ел дәвамында үткәрелә. Бу проект кысаларында турнирның теләсә кайсы  этапларында катнашкан мәктәп командаларына 4әр баскетбол тубы бирелә.
 
Казанда көрәш буенча Россия беренчелеге үтте. Балаларны сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүчеләр республика җыелма командасы составында Татарстан данын якладылар. Таһир Әхкәмов кул астында шөгыльләнүче Рәмис Нурматов, Булат Яруллин һәм Илсур Нәҗмиев шәкерте Инсаф Хәйруллиннар үз үлчәү авырлыкларында чемпион калды. Рөстәм Баһаветдинов, Илсур Җәләлетдиновлар өченче урынны алды.
 
«Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында спорт ветераны Таһир Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Бәйге өч яшь категориясендә оештырылды, анда 115тән артык кеше катнашты. Үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны алучылар: Амилә Яппарова (3нче урта мәктәп), Ислам Шәфыйков (Туембаш), Алинә Шәфигуллина (Зур Кукмара), Булат Гадиятуллин (Кукмара), Раиф Гомәров (Манзарас). Команда зачетында беренчедә – Туембаш, икенчедә – 4нче урта мәктәп, өченчедә – 3нче урта мәктәп командалары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk