Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Нырты авылында веломарафон үткәрелде

Иң яшь велосипедчыларыбыз апалы-энеле Шәрәфиевлар булса, өлкәннәр арасыннан 84 яшьлек Нурмөхәммәт абый Сәлимҗанов яшьләргә үрнәк күрсәтте

Нырты авылында “Сәламәт тормышны сайлыйм” акциясе кысаларында веломарафон үткәрелде. Иң яшь велосипедчыларыбыз апалы-энеле Шәрәфиевлар булса, өлкәннәр арасыннан 84 яшьлек Нурмөхәммәт абый Сәлимҗанов яшьләргә үрнәк күрсәтте. “Минем кадәр озак яшисегез килсә, спорт белән шөгыльләнегез”, - диеп, яшүсмерләр белән беррәттән узышты ул.

Ярыш өч төркемгә бүленеп оештырылды. Иң кечкенәләр арасында – Камил Заһидуллин, уртанчылар төркемендә – Булат Фәхретдинов, ә өлкәннәрдән Рифат Хәйруллин беренче урынны яулады. Ярыш бик күңелле үтте, катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Соңыннан чәй өстәле артында балалар үзләренең уй-фикерләре белән бүлештеләр, рәхәтләнеп биеделәр, - дип хәбәр итте Гөлнур Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk