Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмараның “Батыр” спорткомплексында район башлыгы призына көрәш турниры үтте

Анда 72 көрәшче катнашты.

Бүген Кукмарадагы “Батыр” спорткомплексында район башлыгы призына татарча көрәш буенча район турниры үтте. Анда 12 җирлектән 2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк булган 72 көрәшче катнашты.

Көрәшчеләр барлыгы 9 үлчәү авырлыгында көч сынашты. Җиңүчеләр 14-15 февральдә Казанда үтәчәк дәрәҗәле турнирда - Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш буенча республика чемпионатына бара.

Үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып әлеге көрәшчеләр калды: Илсур Гимадутдинов, Байлангар (60 кг), Артур Иванов, Түбән Үрәс (65 кг), Инсаф Гыйльметдинов, Янил (70 кг), Владислав Сафаров, Түбән Үрәс, (75) кг, Илфат Тимергалиев, Олыяз (80 кг), Илнур Гөбәйдуллин, Олыяз (85кг), Рамиз Исрафилов, Олыяз, (90 кг), Искәндәр Галимуллин, Байлангар (95 кг), Ринат Дәүләтшин, Олыяз (100дән югары) .

Командалар арасында беренчелекне Олыяз спортчылары яулады һәм күчмә Кубокка ия булды. Алардан берничә очко белән калышып Байлангар командасы икенче урында калды. Өченчедә – Түбән Үрәс җирлеге командасы. Әлеге очколар җирлекләр арасында бара торган район спартакиадасы өчен дә исәпләнелә.

Егетләргә республика чемпионатында да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев