Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралылар көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашты

Алар призлы урыннарны яуладылар

Казанда көрәш буенча Россия беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Татарстан Республикасының җыелма командасы составында безнең районнан да ике яшь спортчы катнашты. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче Зур Сәрдек гимназиясенең 9 сыйныф укучысы  Айнур Галимҗанов (укытучысы  - Нуретдин Зыятдинов) 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында үз үлчәү авырлыгында  чемпион булды, Нырья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Павел Филлипов (укытучысы - Эдуард Макаров) 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында  көмеш медаль яулады.

Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән килеп, әлеге үзәктә шөгыльләнүче Артем һәм Богдан Григорьевлар да (укытучылары - Таһир Әхкәмов), ярышларда катнашып, үз яшь категориясендә икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk