Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралылар киокушин каратэ буенча Киров төбәге беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар

Турнирда Киров, Удмуртия төбәкләреннән һәм Кукмара районыннан 100дән артык спортчы катнашты.

Киров шәһәрендә киокушин каратэ буенча ачык Киров төбәге беренчелеге узды. Бу ярышка безнең районнан – «Ялкын» яшьләр (яшүсмерләр) клубыннан һәм «Батыр» балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең киокушин каратэ бүлегенә йөрүчеләрдән торган җыелма команда барды. 

Турнирда Киров, Удмуртия төбәкләреннән һәм Кукмара районыннан 100дән артык 8-15 яшьтәге спортчы катнашты. 

Үз яше һәм үз үлчәү авырлыкларында Диләрә Шаһиева (Зур Сәрдек гимназиясе), Рәхим Хуҗин (күппрофильле лицей), Нәзир Сафиуллин (Березняк мәктәбе) чемпион калды.

Мәдинә Нуриева (Зур Сәрдек гимназиясе), Полина Васильева (Нырья мәктәбе), Алихан Шакиров (күпрофильле лицей) икенче урыннарны яулады. 

Әхмәтхан Ишмөхәммәтов (Зур Сәрдек гимназиясе), Динә Фәтхуллина (4нче урта мәктәп), Ислам Зарипов, Әмир Галәветдинов (3нче урта мәктәп), Искәндәр Гарифҗанов (Зур Кукмара мәктәбе) өченче урыннарны алды.

Зур Сәрдек гимназиясеннән Самат Галимҗанов һәм Нәзир Таһиров, ярымфиналда аз гына өстенлек белән оттырып, дүртенче урынга калды. 

Балаларны ярышка тренерлар Алмаз Галәветдинов, Илнар Закиров, Нурзат Абдуллиннар әзерләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk