Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралылар Казанда үткән спорт ярышларында катнашты

"Аргамак" командасы бишенче урынга чыкты

Казанда бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә физкультурачылар көненең 80 еллыгына, тассрга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “спорт һәркемгә ачык!” дигән спорт өстәл уеннары – джакколо, новус, шаффлборд буенча ачык чемпионат булды. Ярышларда районның “Аргамак” командасыннан Виктор Исикеев, Рәис Шакиров, Райнур Әсхәдуллин, Николай Большов, Дамир Галиәхмәтов һәм мин катнаштык. Джакколо уены нәтиҗәләре буенча Райнур Әсхәдуллин 2нче урынга лаек булды, ә команда бишенче урынга чыкты.

Үзебездә шөгыльләнү өчен заводта чыгарылган стандарт өстәл уеннары урынына кулдан ясалганнары гына булу нәтиҗәсендә, без ярышларга әзерләнергә күрше Мамадыш районына барырга мәҗбүр. Шуңа күрә уеннарда югары нәтиҗәләргә ирешә алмыйбыз. Алмаз Галәветдинов җитәкчелегендәге яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе кирәкле инвентарьлар алырга һәм әлеге спорт төрен районда үстереп җибәрергә ярдәм итәр дигән өметтә калабыз.

Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар җәмгыяте рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X