Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмаралы Мөнир Гыймадиев 15 ел инде бадминтончыларны төрле бәйгеләргә әзерли

Күп еллар икътисад өлкәсендә саннар эчендә кайнаган райондашыбыз хәзер үзен спорттан башка күз алдына да китерә алмый.

Спорт төрләренең кайсын гына алсаң да, уңышларның нигезендә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән тренерларның тырыш хезмәте ятуын күрәсең. Кәркәүч авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада яшәүче, бадминтон буенча районның җыелма командасы тренеры Мөнир Гыймадиев та райондашларыбызны спорт бадминтоны серләренә өйрәтү өчен күп көч куя.
Спортка мәхәббәт балачактан салына, дип юкка гына әйтмиләр. Мөнир абый үзенең остазы һәм спорт дөньясына алып керүчесе дип, физик тәрбия фәне укытучысы Мансур Шәмсетдиновны саный.

«Кәркәүч урта мәктәбенең алтынчы сыйныфында укыган чак иде ул. Атлет гәүдәле, көләч йөзле чибәр егет беренче дәрестә үк балаларның күңелен яулый алды. Өлкәнрәк сыйныф кызлары аңа гыйшык тотып, мәхәббәт утында янса, без укытучы абый шикелле көчле һәм җитез булу турында хыялландык. Баскетбол, волейбол, футбол, хоккейны яратып уйный, өстәл теннисы буенча ярышларда алдынгылыкны бирми идем», - ди тренер, үзенең беренче тапкыр спортка аяк баскан елларын хәтерендә яңартып.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егет Казанның финанс-икътисад институтына укырга керә. Спорттан шактый ерак өлкә бит, димәк, райондашыбызның уй-хыяллары чынга ашмый калганмы? Юк, билгеле. Язмыш аны бадминтон буенча Россиянең атказанган, Татарстанның легендар тренеры, дистәләгән спорт мастеры һәм спорт мастерлыгына кандидатлар тәрбияләгән шәхес Фәрид Вәлиев белән очраштыра. «Аның белән күрешеп сөйләшкәннән, берничә тапкыр күнегүләрдә булганнан соң, бадминтон чирен йоктыруымны сизми дә калдым, бүгенге көндә дә әлеге вирустан арына алганым юк», - ди ул, елмаеп.

Тренер Фәрид Габдулла улының кул астында шөгыльләнеп, Мөнир абый бадминтон буенча республиканың яшүсмерләр беренчелегендә җиңү яулый, ТАССРның җыелма командасы составына керә, спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти, күп тапкырлар республика призеры һәм чемпионы була.

«Хәзерге вакытта бадминтон актив рәвештә шөгыльләнүче спортчылар саны буенча дөньяда икенче урында тора. Ул бары тик футболдан гына калыша. Әмма, кызганыч, әлеге спорт төренә илебездә тиешле игътибар бирелми килде. Бары тик 1992 елдан соң, Олимпиадага спорт төре буларак кертелгәч кенә бадминтонга караш үзгәрде. 2000 елларда бадминтон республиканың төрле спартакиада программаларына кертелде, кайбер районнарда ярышлар да үткәрелә башлады. Мин күп еллар икътисад өлкәсендә саннар эчендә кайнаганнан соң, үземне тулысынча спортка багышларга булдым. Ракетка, волан, сеткалар булдырып, шөгыльләнү өчен җитәкчелек белән Кукмара беренче мәктәбенең спорт залын килешеп, Казанда узачак бәйгегә балаларны әзерләвем дә бүгенгедәй хәтердә. Без ул вакытта мәктәп укучыларының республика спартакиадасында авыл районнары арасында икенче урынны алган идек. Әкренләп Кукмарада бадминтон үсеш ала башлады. Поч.Сутердан Иван Шапеев, Зур Кукмарадан Рәшит Гыйлаев, Ядегәрдән Фаил Хәмзиннар да теләп кушылды. Алар да оста бадминтончылар тәрбияләде», - ди әңгәмәдәшем.

Кукмара районының җыелма бадминтончылар командасы «Сәламәтлек» спартакиадасының беренче елында ук чемпион исеме яулый. Аның составында Инсаф Корбанов, Айрат Шаһабиев, Мөнир Гыймадиев, Альбина Идиятовалар була. Шулай ук районыбыз спортчылары республикакүләм авыл уеннарыннан да җиңү белән кайта. Инсаф Мөбарәкшин белән Аделина Бурцева анда беренчелекне ала. Бадминтончы егет-кызларның иң көчлеләре бүгенге көндә Идел буе спорт һәм туризм академиясендә укый. «Илһам Кәрамов, Даниил Иванов, Аделина Бурцева, Илзия Нотфуллиналар бадминтон факультетында белем ала. Балалар тренерларының хезмәте тиешенчә бәяләнеп, яхшы эш хаклары түләнсә, алар районга бик теләп кайтырлар һәм туган җирләрендә хезмәт итәрләр дип ышанам», - ди һәвәскәр спортчы.

Мөнир Гыймадиев инде менә 15 ел җанын-тәнен спортка биреп, иң элек балалар белән, хәзер инде өлкән бадминтончылар белән шөгыльләнә, аларны төрле бәйгеләргә әзерли. Килешәсездер, моны бары тик үз эшенең фанатлары гына башкара ала.

Үз тормышын спорттан башка күз алдына да китермәүче тренерның бадминтоннан тыш тагын яраткан шөгыльләре бармы? Гаиләсендә нинди кеше икән ул? Болар хакында сөйләү өчен, аның тормыш иптәше Рәмзия ханымга мөрәҗәгать иттек.

«Безнең быел гаилә коруыбызга 35 ел тула. Бер кыз, бер ул үстердек. Мөнир балаларга һәрчак үрнәк, яхшы әти, миңа игътибарлы, авыр вакытларда таяна алырлык, шатлыкларны, борчу-мәшәкатьләрне бүлешә торган, менә дигән ир булды. Сабыр, тирән белемле, акыллы фикерле, хөсетлекне һәм көнләшүне белми торган кеше ул. Балаларга тиешле белем-тәрбия бирдек. Бүгенге көндә алар үз гаиләләре белән Казанда яшиләр. Ике оныгыбыз – бәхет төенчегебез дә “әби”, “бабай” дип кенә торалар, ялларда ашкынып яныбызга кайталар. Мөнир бакча эшләрен бик яратып башкара, аеруча йөзем (виноград) үстерү белән кызыксына. Бүгенге көндә аның 19 сорт винограды бар. Грушалар да мул уңыш бирә. Бер агачта хәтта алты төр сорт җимеш үсә. Дус-ишләре аны, шаяртып, Мичурин дип тә йөртәләр. Шулай ук ул җәен оныклар белән балыкка йөрергә, көзен гөмбә җыярга да бик ярата», - ди Рәмзия апа.

Рәсемдә: Мөнир Гыймадиев үзенең шәкертләре, бадминтончы кызлар Аделина Бурцева һәм Алинә Хәсәнова белән. Фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk