Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарадан тренер Ленар Галиев: «Беркайчан да үкенмәдем»

«Зилант» спорт мәктәбендә 12 ел бокс буенча тренер булып эшләгән Ленар ни сәбәпле әлеге спорт төреннән китәргә булган? Яраткан шөгылен ташларга аны нәрсә мәҗбүр иткән?

Бокс буенча югары категорияле тренер, «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы», күп тапкыр республика турнирларында җиңү яулаган Ленар Галиев чыгышы белән Кукмарадан. 4нче урта мәктәпне тәмамлаган райондашыбыз Казан педагогика университетында физик культура укытучысы һөнәрен үзләштерә. Ул мәктәп елларыннан ук бокс белән мавыга. 

Көтелмәгән үзгәреш

«Зилант» спорт мәктәбендә 12 ел бокс буенча тренер булып эшләгән Ленар ни сәбәпле әлеге спорт төреннән китәргә булган? Яраткан шөгылен ташларга аны нәрсә мәҗбүр иткән? Бу сорауларга соңрак җавап табылыр.
Аның беренче тренеры — Вил Камалов. Шул елларда бокс буенча күнегүләр көнкүреш техникасын ремонтлау бинасының подвалында алып барыла. «Ул бездә спортка мәхәббәт тәрбияләп кенә калмады, ә җиңәргә дә өйрәтте», — ди Ленар. Танышымның зур хәрефләр белән язарлык чын спортчы буларак формалашуына бокс буенча республика җыелма командасының тренеры Виктор Шевелин да (соңрак Россия җыелма командасының тренеры да була) зур өлеш кертә. Димәк, Ленар заманында республиканың иң яхшы боксчыларының күнекмәләрен ала, дигән сүз. "Зилант«ка эшкә урнашкач, параллель рәвештә Арчада тренер Марат Галиевта да шөгыльләнә. Ленар Галиев сүзләренә караганда, бу тренерлык эшенең асылын аңлауга беренче адым була. Нәкъ тә биредә ул ярышларны оештыру һәм уздыру өчен кирәкле белемнәр үзләштерә, спортчыларның психологиясен аңларга өйрәнә.
Әңгәмәдәшем белән хәтердә бокс буенча ирешкән беренче уңышын да яңарттык. «Нократ Аланындагы ярыш исемдә, анда көндәшемне беренче раундта ук җиңгән идем. Җиңүләрем нәкъ менә шул турнирдан башланды дип әйтергә дә мөмкин. Аннары ике тапкыр „Динамо“ беренчелеге финалисты, бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге призеры булдым. Шушы уңышларым нәтиҗәсендә спорт остасына кандидат дәрәҗәсенә ирештем», — диде язмам герое.

Эшләү дәверендә Ленар Галиевның укучылары күп тапкыр республика беренчелеге призерлары булалар, республика җыелма командасы составында Идел буе федераль округына һәм Бөтенроссия ярышларына баралар. Ленар спорт остасына 4 кандидат һәм күпсанлы массакүләм разрядлы спортчылар тәрбияләгән. Ул республиканың бокс буенча яшүсмерләр җыелма командасын җитәкләгән, бокс буенча республика җыелма командасының өлкән тренеры булган. Аның фикеренчә, тренерлык эшендә иң яхшы нәтиҗәсе — 2018 елда «Россия Динамосы» беренчелегендә өченче гомумкоманда урыны. Шул вакыттагы кискен көрәштә алар Мәскәү командасын узып китә.

«Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы», күп кенә башка бүләкләр иясе Ленар берничә ел элек бокстан китәргә уйлый. Ул, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган спорт төре белән шөгыльләнүен аңлап алып, спортка мөнәсәбәтенә нәтиҗә ясый һәм шушы карарына бер тапкыр да үкенми.

Теннис бокска охшаган

«Менә инде 4 ел өстәл теннисы буенча тренер булып эшлим. Әлеге спорт төре игътибарны, җитезлекне, реакция тизлеген „шомарта“. Иң мөһиме — ул имгәнү куркынычы тудырмый һәм төрле яшьтәге кешеләргә дә туры килә», — ди Ленар.

«Кайсы авыррак: тренер эшеме, әллә спортчы булумы?» — дип кызыксындык үзеннән. «Җавап бирүе кыен. Спортчы буларак син үзеңнең физик формаңны гына кайгыртасың. Ә тренер буларак укучыларыңның ирешкән нәтиҗәләре һәм аларның физик, психо-эмоциональ халәте өчен җавап бирәсең», — диде ул.

Бүгенге көндә Кукмара спортчылары республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. 2023 елда Байлар Сабасында узган шәхси-команда турнирында Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы Артем Захаров 52 катнашучы арасында өченче урынны яулый һәм 18 район арасында командага икенче урын алырга зур мөмкинлек бирә. Шул вакытта Ленар республиканың тәҗрибәле тренерларыннан беренче мактау сүзләрен ишетә. Быелның февраль аенда Артем Захаров, 111 катнашучы арасында республикада бишенче урын алып, республика җыелма командасы составына керә. Ул шулай ук Оренбург шәһәрендә оештырылган Идел буе федераль округы беренчелегендә катнаша. Шул ук мәктәп укучысы Ильяс Габидуллин Казанда авыл районнары арасында узган Бөтенроссия ярышларында өченче урынга ирешә. Команда составындагы өч спортчы: Нәфкать Ногманов, Ислам Шәфиков һәм Артем Захаровлар узган елны Пенза һәм Чебоксарда үткән Россия команда Чемпионатында катнаша. 12 команда арасында Ленарның укучылары 7нче урында кала. «Бу — зур тәҗрибә», — дип искәртә тренер. 

Ленар Галиевның гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәше Гөлфия белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Икенче һәм алтынчы сыйныфта укучы балалары да өстәл теннисы белән шөгыльләнә икән. Моннан тыш, төпчеге футбол белән дә мавыга башлаган. «Гаиләдә һәркем дә өстәл теннисы белән шөгыльләнсен иде, районда моның өчен бөтен шартлар да бар», — диде ул әңгәмәбез ахырында.

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев