Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада район башлыгы Кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде

Анда районның 30 мәктәбеннән 150дән артык кеше катнашты

 “Зилант” спорткомплексында  район башлыгы Кубогына  команда  беренчелегенә тәүге тапкыр өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде.

Ярышларга районның утыз мәктәбеннән 150дән артык катнашучы килгән, һәр команда составында бишәр кеше: укытучы, икешәр үсмер егет һәм кыз иде. Аларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм районыбызның өстәл теннисы федерациясе президенты Ринат Ваһапов сәламләде.

Элгәре традиция буенча шәхси һәм шәхси-команда ярышлары үткәрелсә, бу юлы техник заявка нигезендә бер команда икенчесе белән кара-каршы, ягъни “маңгайга маңгай” очрашты. Һәр яңалык үзенчә кызыклы, ди катнашучылар. Беренче урынны Туембаш мәктәбе командасы яулады, икенче урынга - Зур Кукмара мәктәбе, өченче урынга Зур Сәрдек гимназиясе командалары чыкты. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk