Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды

Ярышларда 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 18 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар катнашты.

Бүген «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды.

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды

«Турнир өч яшь категориясендә үткәрелә. Бүген ярышка 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар килде, ә 24 августта 18 яшькә кадәрге егетләр, кызлар һәм хатын-кызлар уйнаячак. Бу турнир декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, ахырда супер-финал узачак», — дип сөйләде ярышларның хөкемдары Рөстәм Фәйзуллин.

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды

Беренчелекнең өч этабы нәтиҗәләре буенча 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында беренче өчлектә лидер булып, Кукмарадан Рөстәм Фәйзуллин, Ленар Әүхәдиев, Ленар Галиев танылды. 18 яшькә кадәрге егетләр арасында җиңүчеләр — Чишмәбаш авылыннан Нәфкать Ногманов, Кукмарадан Артем Захаров, Илназ Нәҗипов, кызлар һәм хатын-кызлар арасында Кукмарадан Әмилә Яппарова, Гүзәлия Галиуллина, Наилә Хәбибуллина.

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на район Беренчелегенең IV этабы узды

Район башлыгы Сергей Димитриев та актив позициядә тора. Ул, алдагы еллардагы кебек үк, беренчелекнең һәр этабында теннис уйный.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев