Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярыш узды

Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнашты

Кукмарада киез итек-киез комбинаты призына өстәл теннисы буенча ярыш узды. Чара республика ярышларында безнең район данын яклаган, өстәл теннисы буенча күп тапкырлар чемпион калган Нуриәхмәт Хәсәнов истәлегенә багышланды. 

"Ярыш район күләмендә үтә. Анда 2007 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ветераннар катнаша", - дип билгеләп үтте оештыручы, спорт ветераны Борис Карпюк.

 

Ярышларда катнашучыларның берсе теннис белән ярты гасырдан артык шөгыльләнә икән.

 - Теннисны 1967 елдан башлап уйный башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәм.  Бер генә ярышны да калдырмаска тырышам. "Зилант" спорткомплексына атнага өч тапкыр тренировкага киләм, - ди 79 яшьлек кукмаралы Шакир Шәрипов. - Шулай ук мин -  чаңгы буенча спорт мастеры. Актив тормыш алып барам, яшьләргә дә шуны телим.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk