Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

Чара Атлас Булатов исемендәге паркта узды.

Скандинавча йөрү — соңгы елларда зур популярлык казанган спорт төре. Махсус таякка таянып, күтәренке кәеф белән парк һәм стадионнарда йөрүче авыл һәм шәһәр халкын көннән-көн ешрак очратырга туры килә.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

Атлас Булатов исемендәге паркта дистәләгән кеше җыелган: «Көмеш яшь» волонтерлары, «Беренчеләр хәрәкәте», сәламәтлек үзенчәлекләре булганнар, мәктәп укучылары... Аларның барысын да бер әйбер берләштерә: кулларында чаңгыныкына охшаган таяклар. Монда скандинавча йөрергә яңа өйрәнеп килүчеләр өчен мастер-класс узды. Инструктор Мәгъсүм Нуриев әлеге спорт төренең серләре белән уртаклашты.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

Скандинавия таяклары белән дә дөрес итеп йөри белергә кирәк. Хәрәкәтләр чаңгычы йөгерүен хәтерләтә. Башта үкчәгә, ә аннан соң аяк очына басасы. Иң мөһиме — йөргәндә аяклар гына түгел, куллар да эшләргә тиеш. Алар капма-каршы хәрәкәт итәләр: уң кул — сул аяк.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

Скандинавча йөрү ул бары тик өлкәннәр өчен генә кирәк, дигән ялгыш фикер яши. Ләкин бу алай түгел, ул бөтен кеше өчен дә файдалы. Шуңа күрә бу көнне мастер-класска яшь буын вәкилләре дә чакырылган иде.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

«Спорт — „Беренчеләр хәрәкәте“ эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе. Шуңа күрә без көмеш яшьтәге волонтерлардан балалар өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс күрсәтүләрен сорадык. Йөрү кеше организмына зур файда китерә. Балалар күп вакытларын парта, гаджетлар артында үткәрә, шуңа күрә без аларны спорт тормышына җәлеп итәргә тырышабыз», — диде «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге кураторы Гүзәл Шакирова.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды 

«Бүген беренче тапкыр таякка бастым. Миңа бик ошады, кызыклы булды», — дип, кичерешләре белән уртаклашты «Беренчеләр хәрәкәте» волонтеры Алия Әшрәпова.

Кукмарада «Көмеш яшь» волонтерлары мәктәп укучылары өчен скандинавча йөрү буенча мастер-класс оештырды

Көмеш яшьтәге волонтер Рашидә Кочетова инде җиде ел скандинавча йөрү белән шөгыльләнә. Һәр күнегүдән соң кәеф яхшыра, көч һәм күтәренкелек барлыкка килә, ди ул.

«Безнең компаниябез дус, тату. Билгеләнгән вакытта җыелабыз һәм үзебезнең маршрут буенча паркта, стадионда һәм тау чаңгысы базасында йөрибез. Хәрәкәтләнәсе килеп тора. Яшебез аркасында безгә йөгерергә, көч китерә торган күнегүләрен башкарырга авыр, ә скандинавча йөрү безгә куәт бирә, һәм барлык мускуллар эшкә кушыла. Мин рәхәтләнеп йөрим, барысын да тәкъдим итәм», — ди ул.

Битләр алсуланды, кәеф яхшырды, йөздә елмаю балкыды! Оештыручылар бу очрашулардан соң скандинавча йөрү җанатарлары тагын да артыр дип ышана.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев