Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Йолдызлар кубогы» хоккей турниры булды

Турнирда барлыгы биш команда катнашты.

«Олимп» Боз сараенда шайбалы хоккей буенча төбәкара турнир узды. «Йолдызлар кубогы» дип аталучы бу турнирда Татарстан Республикасы прокуратурасы, республика Югары судының «Фемида», Казанның «Чайка», Сосновканың «Витязь» һәм Кукмараның ветераннар командалары катнашты.

Кукмарада «Йолдызлар кубогы» хоккей турниры булды

Хоккейчыларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең урынбасары Максим Беляев, Кукмара районы судьясы Рәмис Мутиев, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиевлар сәламләп, уңышлар һәм матур уен күрсәтүләрен теләде.

Кукмарада «Йолдызлар кубогы» хоккей турниры булды

«Матур традиция буенча без бу турнирда җиденче тапкыр очрашабыз. Мин дә үзебезнең командага теләктәшлек йөзеннән бүген тимераякка бастым. Һәркем спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ә хоккей ир-егетләр өчен иң кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарның берсе. Илебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Безнең район да монда калышмый», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмарада «Йолдызлар кубогы» хоккей турниры булды 

«Безнең хоккей командасына 13 ел. Шуның җиде елын без әлеге ярышта катнашабыз. Бүген коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан кичә форумда катнаштык. Ә бүген без бозда гади уенчылар. Һәр уенчы исә җиңәргә тели. Урамда 37 градус салкын, ә биредә хисләр, энергия кайнап тора, эссе. Бу турнирның әһәмиятен күрсәтә», — диде «Фемида» командасы капитаны, Татарстан Югары суды судьясы Марсель Фәхриев.

Уен нәтиҗәләре буенча «Югары суд» — беренче, Кукмара ветераннары — икенче, «Чайка» — өченче, прокуратура — дүртенче, «Витязь» бишенче урынны яулады.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»; «Олимп» Боз сарае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев