Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада беренче тапкыр пляж футболы буенча турнир узды

Турнирда 8 команда катнашты.

Кичә һава торышы болытлы булуга карамастан, шәһәр пляжында эссе иде. Чөнки Кукмараның спорты тарихында беренче тапкыр пляж футболы буенча турнир узды.

Кукмарада беренче тапкыр пляж футболы буенча турнир узды

Ярышта 8 команда көч сынашты: «Кукмара-2012», «Кукмара-2013», «Кукмара-2014» (1), «Кукмара-2014» (2), «Шөн», «Бразилия» (Кукмара). Уенда катнашучылар дүртәр командадан торган ике төркемгә бүленделәр. Үз төркемнәрендә беренче урынны алган ике команда ярымфиналга чыга. Шунысы кызыклы иде: командадан теләсә кайсы уенчының әти-әнисе капкачы була алды.

Кукмарада беренче тапкыр пляж футболы буенча турнир узды

Спорт — ул һәрвакыт дулкынландыргыч. Балалар җиңәргә тели, тренерлар команда өчен борчыла, ә ата-аналар ике якны да кайгырта. Үсеп килүче буынның яраткан, үз иткән спорт төре булу аеруча яхшы. Гел телефонда утырырга димәгән бит! Ә биредә балаларның күзләре яна иде, алар бөтен җаны-тәннәре белән туп типтеләр.

Кукмарада беренче тапкыр пляж футболы буенча турнир узды

фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев